Иранда кичә һәлакәткә очраган Ту-154 очкычының өч «кара тартмасы»ннан икесе табылды.
Иран дәүләт радиосы белдерүенчә, тикшерү өчен алар Русиягә очкыч җитештерүчегә җибәреләчәк.
Кичә Иранның төньяк-көнбатышында Казвин каласына якын Иранның Каспий һава юлларының Тәһраннан Ереванга юл тоткан Туполев очкычы һәлакәткә очраган иде. Очкычта булган 168 юлчының барысы да һәлак булган. Алар арасында 4 Әрмәнстан ватандашы һәм Әрмәнстанда туган 30 иранлы бар иде.
Әрмәнстанда бүген мәтәм көне дип игълан ителде.