Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат базарга керә алмый йончый


Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе яңарак үзенең быелгы беренче яртыеллыкка йомгак ясаган киңәйтелгән утырышын үткәргән иде. Анда вакытлы матбугат һәм полиграфия өчен кыен көннәр тууы хакында күп фикерләр әйтелде.

Узган яртыеллыктагы эшләр хакында һәм елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу нәтиҗәләре турында тәфсилле мәгълүматларны Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы урынбасары Фәнил Кодакаев бирде. Аның сүзләренчә, әлеге идарә башлангычында чыгучы рәсми басмалар республикада алып барылган сәясәтнең бар якларын да тулы яктыртырга тырышкан. Аеруча дәүләт программаларын һәм социаль мәсьәләләрне яктыртуга зур игътибар бирелде, ди Кодакаев.

Бу аңлашыла да, республика хөкүмәте финанс ярдәме белән чыгып килүче басмалар рәсми хакимиятләр башкарган эшләрне тулы яктыртырга бурычлы. Шул ук вакытта республика казнасыннан вакытлы матбугат басмаларына, әлеге финанс кыенлыклары шартларында, мөмкин кадәр күбрәк акча бүлү һәм башка төрле ярдәмнәр күрсәтү дә дәвам итә. Шулай булмаса, рәсми газет һәм журналлар бигрәк тә аянычлы хәлдә калган булыр иде.

Хәер, әле дә аларның әлләни мактанырлыгы юк. Шул ук Фәнил Кодакаев мәгълүматларына караганда, Башкортстанның кайбер басмалары 2009 елның икенче яртысына абунәчеләренең шактый өлешен югалткан. Бу аеруча милли басмаларга кагыла. Башкорт һәм татар газетлары, журналлары тиражы, узган елгы белән чагыштырганда, 10-15%-ка кадәр кимегән.

Редакцияләр журналистлары һәм почта хезмәткәрләре, бер караганда, кул кушырып та утырмаган, әмма күбрәк абунәчеләрне җәлеп итә алмаган. Моның сәбәпләре күптер, әлбәттә, халыкта акча кытлыгы да, башка сәбәпләр дә, әмма төп сәбәп, барыбер дә, вакытлы матбугат басмаларында кызыклы темалар, укымлы язмалар булмауда.

Соңгы елларда Башкортстан рәсми матбугатында тәнкыйть мәкаләләре, киң җәмәгатьчелекне борчыган кискен проблемалар бөтенләй диярлек күтәрелми. Хакимиятләрнең сәясәтенә тел тидерү турында, гомумән дә, сүз булырга мөмкин түгел. Шулай, Башкортстан җитәкчелеге үзләре карамагындагы киң мәгълүмат чараларына кулдан килгәнчә, ярдәм итә. Ләкин бер яхшының яманы да була. Хакимият кулыннан ашыйсың икән, аны инде тешли алмыйсың. Ә инде бу күп очракта укучыларның саруын гына кайната, элек яздырып укыган басмалардан да биздерә.

Башкортстан матбугатындагы хәлләр бергә-бер нисбәтендә Татарстанда да кабатлана. Хәтта Татарстанда вәзгыять тагын да катлаулырак әле. Моны шушы елның икенче яртысына газет-журналларга язылу йомгаклары да ачык күрсәтә. Мәгълүм ки, соңгы елларда Татарстанның барлык рәсми мәгълүмат чаралары, элекке Матбугат министрлыгы хәрәбәләрендә калкып чыккан “Татмедиа” холдингына буйсына.

Моңа кадәр дә мактанырлык булмаган финанс хәлләр, узган елда бар дөньяны чолгап алган икътисад төшенкелеге аркасында, тагын да ныграк катлауланды. “Татмедиа” агентлыгы күп редакцияләр җитәкчеләренә “файдалы” киңәшләр бирде: яшисегез килсә, штатларыгызны кыскартыгыз һәм чит хәбәрчеләргә түли торган гонорарларның күләмен киметегез. Әлбәттә, бу хәл эшнең сыйфатына тискәре йогынты ясый. Әмма башкача мөмкин түгел, басмалар мөхәррирләре буйсынырга мәҗбүр.

Татарстандагы вакытлы матбугат басмалары шушы елның икенче яртысына, уртача алганда, үз укучыларының 20-30 процентка кадәресен югалткан. Бу хәтта күрше Башкортстандагы күрсәткечләр белән чагыштырганда да байтакка күбрәк. Татарстанда да, Башкортстандагы кебек үк, беренче чиратта, милли басмалар зур кыенлык кичерә. Хәтта хөкүмәттән иң өстенлекле ярдәм алучы “Ватаным Татарстан” газетының хәле дә мөшкел. Ә инде башка басмаларга дәүләт ягыннан ярдәм елдан-ел кими. Былтыр башланган кискен финанс кризисы бу ярдәмне бөтенләй дә туктатуга китерергә мөмкин. Ул чакта кайбер басмалар ябылыр да дип фаразлана.

Соңгы елларда Татарстандагы басмаларның үз абунәчеләрен югалта баруы яңалык түгел инде. Мисал өчен, туксанынчы еллар уртасына иң популяр булып, тиражын 200 меңнән дә арттырган “Татарстан яшьләре” газеты хәзер нибары 30 мең данәдә тарала. Дөрес, туксанынчы елларда матбугат басмалары да алай күп түгел иде. Соңгы елларда халык өчен шактый кызыклы тоелган башка милли басмалар да нәшер ителә башлады. Алар да “Татарстан яшьләре” кебек популяр басмаларның укучыларын “тартып алды”, билгеле.

Татарстандагы вакытлы матбугатның бүгенге хәленә һәм аның киләчәк язмышына карата төрле фикерләр яңгырый. Бу җәһәттән “Парадигма” нәшрият йорты директоры Рәшит Галләмовның әйткәннәре күпләрнең уртак уйларын чагылдыра, шикелле.
“Кризис иң элек конкурентлыкка сәләтсез киң мәгълүмат чараларын буачак, - ди Рәшит Галләмов. - Икътисад һаман түбән тәгәри, шуңа күрә дә реклам бирүчеләр хәзер тәгаен файда бирүче басмаларга гына мөрәҗәгать итәчәк. Ә алар бөтен Казанга өч-дүрт кенә. Шушы ук хәл укучылар белән дә кабатлана. Алар да бары тик тормыш хакында дөресен язган киң мәгълүмат чараларына гына тугры калачак”.

Рәшит Галләмов фикеренчә, тагын бер елдан республикадагы рәсми вакытлы матбугат басмаларының өчтән бере генә исән калырга мөмкин. Шәхси куллардагы басмалар язмышын да базар икътисады үзе хәл итеп куячак, ди ул.

Татарстан белән Башкортстандагы гаммәви мәгълүмат чараларының бүгенге язмышын чагыштырып карасаң, төп бер нәтиҗәгә килергә мөмкин. Әлеге кыен шартларда Башкортстан хакимиятләре үз карамагындагы газет-журналларга һәм нәшриятләргә сизелерлек күбрәк ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, моның киләчәктә дә шулай дәвам итәчәген беркем дә ышандырмый. Әмма, кем әйтмешли, аның әле бүгенгесе мөһим, иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.

Шул ук вакытта Башкортстан белән Татарстан матбугатын башка яктан да чагыштырып карау урынлы. Башкортстанда соңгы елларда, татар милли оешмалары әллә нигә бер чыгарган бәйсез “Халык ихтыяры” газетын санамасаң, бер генә ирекле матбугат басмасы да юк. Әле яңарак Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы итеп Эчке эшләр министрлыгының элекке җаваплы хезмәткәре Эдуард Юлдашев тәгаенләнде. Журналистикадан, иҗат эшеннән ерак торган кешенең әлеге вазыйфага билгеләнүен күпләр аптырау белән кабул итте. Милиционер килгәч, матбугатка контроль тагын да көчәячәген фаразлый белгечләр.

Татарстанда исә хәл башкачарак. Анда рәсми хакимиятләр сәясәтенә һәр яклап анализ бирүче һәм бүгенге тормышның авырлыкларын усал тәнкыйть аша ачып салучы газетт-журналлар булды һәм әле дә бар. Хөкүмәт ягыннан аларга матди ярдәм дә бүленми, шул ук вакытта артык басымга да дучар ителми алар. Бәлки нәкъ менә шундый басмаларга халык киләчәктә дә күбрәк тартылыр.
XS
SM
MD
LG