Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Медведев хатын "агрессив" дип бәяли


Украина президенты Виктор Ющенконың өлкән ярдамчесе Вера Ульянченко Русия президенты Дмитрий Медведевның Украин җитәкчелегенә карата тәнкыйте «агрессив» тонда диде.

Сишәмбе көнне Медведев Ющенкога ачык хатында Украин җитәкчелеген Русиягә каршы булуда гаепләгән иде.

Ульянченко Медведевның белдерүләре Ющенкога гына түгел, ә бөтен Украинага карый диде.

Русия президенты идарәсенең башлык урынбасары Алексей Громов исә бу хат украин халкына түгел, ә турыдан туры Ющенкога юнәлтелгән дип җавап бирде.

Медведев Украин җитәкчелеген икътисад, дин, тарих һәм башка өлкәләрдә үзара мөнәсәбәтләрне бозуда гаепләде һәм Киевның НАТОга кушылу теләген хөкем итте.

Украина җитәкчелегенең Медведев хатына рәсми җавап мөрәҗәгате әзерләве хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG