Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аркаем” канатланырга әйтә


Башкортстанда яңа авиаширкәт барлыкка килә. Республика хөкүмәте карары белән оештырылучы һава ширкәте “Аркаем” исемен ала.

Башкортстан Министрлар кабинеты яңа проект өчен бюджеттан 5 миллиард сум акча бүлгән дә инде. Тиздән яңа ширкәт өчен, лизинг ысулы белән, юлчылар йөртүче Боинг очкычлары һәм аэробуслар алу күздә тотыла. Очышлар бу елның азагында ук башланачак, дип көтелә.

“Уфа халыкара аэропорты” ширкәте башлыгы Салават Котышев әйтүенчә, әлеге башлангыч Башкортстан хөкүмәте карамагында тормышка ашырыла.

”Аркаем” ширкәте очкычлары моңа кадәр эшләгән “Башкортстан һава юллары” ширкәте үтәгән очышларны үтәячәк, - ди Салават Котышев.

Мәгүлүм ки, 2005 елда “Башкортстан һава юллары” ширкәте бөлгенлеккә чыкканнан соң, республиканың үз һава ширкәте булмады. Уфаны читләр хезмәтләндерде. Башкортстан җитәкчелегендәге чыганаклардан билгеле булуынча, 2005 елда “Башкортстан һава юллары” ширкәтен бөлгенлеккә чыгарганда, республика хөкүмәте үз мәнфәгатьләрен күз уңында тоткан. Әмма ул чакта аның акцияләрен сатып алу өчен бюджетта акча булмаган.

Әле оештырылачак “Аркаем” һава ширкәтенең уңышлы эшләп китә алуына хәзердән үк төрле фикерләр ишетелә дә башлады инде.
Башк төбәкләр белән бергә Уфаны да хезмәтләндерүче “Ютэйр” һава ширкәте башлыгы Андрей Мартиросов әйтүенчә, ул “Аркаем” ширкәте төзеләчәге хакында ишеткән, әмма, мәгълүм булуынча, эчке очышларны гына башкарачак, дип көтелә.

“Аркаемның ерак очышлар өчен зур очкычлар да алачагы турында мин кичә генә ишеттем, - ди Мартиросов әфәнде. – Ерак араларга да очышлар башкарачак ширкәт төзү өчен, республика хөкүмәтенең 500 миллион доллар акча таба алуына шикләнәм мин. Булса бик хуш, без көндәшлектән курыкмыйбыз”.

А. Мартиросовның фикере белән “Инфомост” агентлыгы башлыгы Борис Рыбак та килешә. “Республикада төбәк очышлары базары да әле оеткы хәлендә генә, ә Уфадан ерак җирләргә юлчылар агымы зур түгел”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG