Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иж-Бубыйга зыярәт сәфәре әзерләнә


Рәфис Кашапов (сулда), Нурзия Идрисова, Анурбик Гөбәйдуллин сәфәр эше белән мәшгүль
Рәфис Кашапов (сулда), Нурзия Идрисова, Анурбик Гөбәйдуллин сәфәр эше белән мәшгүль

Чаллы ТИҮе даими рәвештә йөзләгән кешене Болгар, Биләр җирләренә алып баруны оештырды. 2009 елда бу хакта сүз булмады. Шулай да, халык соравын искә алып, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына сәфәр оештырыла.

Чаллыдагы татар милли хәрәкәтенең бер тармагы булган татар иҗтимагый үзәге шактый кыен хәлдә калды. Ел саен укучылар арасында уздырыла торган бәйге быел булмады. Ни өчен бу вәзгыятьне искә алына, чөнки бу эш яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә башкарылган гамәлләрнең берсе булып тора иде. Бәйге уздырмауга кризис сәбәпче түгел, Рәфис Кашапов әйтүенчә, берсе артыннан берсе булып торган мәхкәмә эшләре бу чараны үткәрүгә комачау иткән. Шулай да иҗтимагый үзәк Иж-Бубый авылына сәфәр эшен башлаган. Ни өчен быелгы сәфәр Иж-Бубый белән бәйле?

“Менә ике ел буена Чаллыда һәм тирә-як районнарда яшәүче татарлар бездән Иж-Бубыйга сәфәр оештыруны сорый. Чыннан да бу авыл беренче чиратта татар дөньясына танылган шәхесләр биргән мәдрәсәсе белән данлы. Халык соравына колак салмасак, бу бик күңелсез хәл булыр иде. Зурлап барырга, 120-ләп кешене алып барырга җыенабыз. Бару-кайту, ашау эчү бушлай булыр дип исәплибез. Иганәчеләребез, Аллага шөкер, булырга охшаган. Алга таба да, мондый сәфәрләр булыр, дип уйлыйм”, диде Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов.

Чаллыда яшәүче Әнүрбик Гөбәйдуллин Иж-Бубыйдан чыккан танылган шәхесләрнең эшчәнлеген, хезмәтләрен өйрәнгән. Татар дөньясына үз мирасын биргән Иж-Бубый якларына сәфәр оештыру тәкъдимен күтәреп чыгучыларның берсе дә ул. Бу якның тарихи байлыгы хакында Әнүрбик әфәнде болай диде:

“Иж-Бубыйдагы мәдрәсә хакында әле күпләр белми икән. Ул тарихи мәдрәсә. Быел бу мәдрәсәдә укып белем алган, татар дөньясында беренче казый булган хатын-кыз Мөхлисә Бубига 140 ел тула. 15 августта шунда барып, аның каберендә дога кылырбыз. Бу зыярәт сәфәре булыр”.

Соңгы вакытта шундый хәбәрләр дә ишетелә башлады: Иж-Бубыйны урысчалатып Иж-бабья дип атый башлаганнар. Питрәч районындагы Күн авылын “Конь”га әйләндерелүен күпләр белә. Чаллылар сәфәре Татарстан картасында Иж-Бубый авылының татарча язылышын саклап калырга ярдәм итәрме? Кайберәүләр сәфәр барышында менә шушы күренешкә өстенлек бирергә чакыра.
XS
SM
MD
LG