Accessibility links

Миңнеханов: “Уйдырмалар белән яшәүне туктатырга вакыт”


Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының бик начар хәлдә булуын әйтә.

Күп вакыт республика җитәкчелеге Татарстан кризиска каршы тора алачак, дип ышандырып килде. Янәсе икътисад та, сәнәгать тә, сәүдә эшләре дә тәртиптә.

Икътисад министрлыгының еллык киңәшмәсендә, ниһаять, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, яшереп тормыйча хәлнең начар булуын әйтте.

Икътисад министры Марат Сафиуллин да, сәүдә сәнәгать министры Равил Зарипов та үз чыгышларында Татарстанның икътисади хәле Русия төбәкләренекенә караганда яхшырак, ди. Шулай да республиканың еллык гомуми кереме былтыргы бу вакыт белән чагыштырганда 8%-ка кимегән. Иң начар фаразлар ясап министр бу күрсәткечнең 15% була алуын ассызыклый. Әмма 2010 елга хәл яхшыруга таба барачак, ди Зарипов. Әлегә исә, Татарстанның сәнәгать күләме 750 миллиард сум дип бәяләнә.

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов министрлар чыгышын нык тәнкытьләде. Аның сүзләренчә, уйдырмалар белән яшәүне туктатырга вакыт.

“Киләсе елда, икътисади кризисның икенче дулкынында Татарстанга бик авыр булачак. Республика банкларының хәле шул килеш калса, тышкы базарлар ачылмаса, акча запаслары саегачак. Федераль бюджет та авырлыклар кичерә. Татарстанның хәле начар булуда үзебез дә гаепле. Кризис чорында бик начар эшләдек. Русия финанс министры 15 миллиард ярдәм бирмәгән булса хәлләр тагы да начар булыр иде. Әлегә без бурычка яшибез”, ди Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, республика бюджеты да нык авырлыклар кичерә. Табыштан салым кереме юк, бюджеттан чыгымнар күп. Бары тик торак коммуналь хуҗалыгы тармагында һәм Универсиада корылмалары төзелешендә генә федераль үзәк эш белән тәэмин итеп тора.

Миңнеханов икътисад белгечләре ясаган күрсәткечләрдә дә хаталар бар, ди. Аның сүзләренчә, халык кризис дип үз акчаларын саклый, кредитка әйберләр алмый. Мәсәлән, Казанда коммерцияле ипотекага бер генә дә фатирның алынмавы, машиналарның сатылуы 50-60%-ка кимүе моңа дәлил.

Премьер-министр сүзләренчә, 2010 елгы бюджет авыр булачак. Хөкүмәт башлыгы финанс министрлыгы җитәкчелегенә әлеге бюджетны әкияти түгел, ә чынбарлыкка туры китереп эшләргә кирәк дигән.

Миңнеханов сүзләренчә, иң элек республикада эшләнгән товарларны үзебездә сата белергә өйрәнергә кирәк. Муниципаль заказлар да читтән кайткан әйберләргә түгел, җирле товарга таянырга тиеш. Һәр ширкәт хуҗасы үзенең товарын сатып алучыны эзләмәсә, аның өчен бу эшне беркем дә башкармый, ди Миңнеханов.

Шул ук вакытта хөкүмәт башлыгы кризис вакытында Татарстан ширкәтләрен саклап калу өчен дә борчыла. Бүген меңләгән ширкәт банкротлык хәлендә, ди Миңнеханов.
XS
SM
MD
LG