Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты диннәргә ярдәм вәгъдә итте


Бурятиядә Русиядәге будда дине үзәгендә булып президент Дмитрий Медведев, финанс кризиска карамастан илдәге төп диннәргә ярдәм туктатылмаячак, дип белдерде.

“Гасырлардан бирле яшәп килгән диннәргә, шул санда буддизмга ярдәм итү хәлебездән килә. Безгә моның өчен читтән ярдәм кирәкми”, диде президент.

Медведев будда гыйбәдәтханәләрен төзекләндерүдә ярдәм вәгъдә итте. Аның сүзләренә караганда, дәүләтнең һәм руханиләрнең максаты бер.

“Бу максат – яшь буынны тәрбияләү. Дөньяны күзаллау, шәхсият мәсьәләләре – болар барысы да дәүләт оешмалары да, иҗтимагый һәм дини даирәләргә дә йогытны ясый”, диде президент.

Русия буддалары башлыгы Дамба Аюшеев Русия илбашы белән очрашуын “зур вакыйга” дип атады.
XS
SM
MD
LG