Accessibility links

Do you speak татарча?


Кайбер милләттәшләребез үз туган телләреннән ваз кичкәндә, чит ил кешеләре татар телен тырышып өйрәнә.

Римзил Вәли. Туган тел турында торган саен ачыныбрак, борчылыбрак сөйли башладык. Татар телен, башка милли телләрне мәктәпләрдә өйрәнү каршылыкларга очрый. Шул ук вакытта ата-аналар туган телдән бигрәк башка телләрне, чит телләрне, төгәл фәннәрне уку кирәгрәк дип таба. Хәзер милли телләр хәтта Бердәм дәүләт имтиханнары исемлегеннән дә төшеп кала.

Шушы шартларда кайбер илләрдән килгән студентлар, галимнәр Казанда тырышып-тырышып татар телен өйрәнеп йөри. Татарстанга Кушма Штатлардан, Финляндиядән кайткан татарларның балалары шулай ук матур итеп татарча сөйләшә. Алар яшәгән илдә татарча радио, телевидение, газет-журналлар юк. Безнең өчен туган булган татар теле кем өчендер чит тел. Чит ил кешеләре ничектер өйрәнә. Димәк, әгәр дә теләк булса, телләр арасындагы ишек аша теге якка да, бу якка да җиңел генә чыгып йөреп була икән.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә “Мәгариф” нәшрияты мөдире, филология фәннәре кандидаты, язучы, тәнкыйтьче Мөдәррис Вәлиев һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты вәкиле, татар теле турында инглизчә дәреслек чыгарган Айгөл Фатыйхова катнаша.

Сез бу эштә белгечләр, аңлатып бирегез әле, безнең татар теле чит телме? Чит тел булса, аны чит ил кешеләре ничек өйрәнә? Безгә үзебезгә, балаларыбызга бу телне ничек өйрәнергә һәм өйрәтергә? Хәл ителмәгән мәсьәләләрне искә алып, уртага салып әйтик.

Мөдәррис Вәлиев. Бу сөйләшүнең темасы бик четерекле, аерым бер сөйләшү кысаларында гына мәсьәләне ачыклап булмас. Үзебезнең татарыбызны татарча укыту, татарча белмәгән татарыбызны татарча укыту, русларны татар теленә өйрәтү мәсьәләләренең һәркайсы аерым бер проблема булып тора.

Безгә әллә кайлардан, Байкал артыннан туган телне сагындык дип чыгалар. Мин аларга: “Сез башта татарча телевидение карарга мөмкинлек табырга тырышыгыз. Җырлар аша тел күңелегезгә керер. Аннан соң телегезгә чыгар”, дип җавап бирдем.


Ә чит илләрнең, чит милләтләрнең безнең халкыбыз белән кызыксынуы үзенә күрә бер феномен. Без шулай ук читтән-читкә ташланабыз дип уйлыйм. Бер зур тарихлы халык дип борын чөябез, ә кайвакыт без мескен, читкә чыксак татарларны белмиләр дип үзебезне үзебез кимсетәбез. Әгәр таныта белсәң, татарны да беләләр, Казанны да беләләр.

Бер вакыт миңа бер швед агай хат яза башлады. Андагы транспорт компаниясенең җитәкчесе Татарстан белән кызыксынам, әйдәгез хат алышыйк дип яза. Бик озак без аның белән хат алыштык. Ул миңа татарча язарга тырышкан иде. Без Экзюпериның “Нәни принцын” чыгара башладык. Китап чыкканның икенче көнендә Бельгиядән, Япониядән, Франциядән, Израильдән шушы китапны сорап хатлар килә башлады.

Римзил Вәли. Аларга нигә кирәк икән ул?

Мөдәррис Вәлиев. Я шушы илләрдә татар телен белүче кешеләр, я коллекционерлар сорыйдыр.

Римзил Вәли.
Һәр хәлдә татар дигән сүзне ишеткәннәре бар. Кызыксыну бар. Бәлки, кемдер өчен бу экзотикадыр.

Мөдәррис Вәлиев.
Чыннан да, кызыксыну бар. Чит илгә барганда, үзебез дә кызыксыну сизәбез.

Римзил Вәли. Дөньяда ничә миллион кеше урысча белә? 300 миллионга җитә микән? Айгөл Фатыхова, Илдар Әюпов исеменнән чыгарылган “Татар теле инглиз теллеләр өчен” дигән китап белән килгән. Сез бу феномен турында күптән белеп шөгыльләнәсез, димәк. Мөдәрис әфәнде алып килгән бер татар теле сүзлеге дә бар. Ул Англияда чыккан. Татар теле чит илләрдән ничек күренә?

Айгөл Фатыйхова.
Дөресен әйткәндә, бу бастырылган хезмәт түгел. Мин 3 ел элек Америка гранты нигезендә Аризона штаты университетында татар телен укыта башладым. Шунда килгәч, чыганаклар юклыгы проблемага әйләнде. Үземә материалларны туплап, дәреслек язарга туры килде. Бу инглиз телендә сөйләшүләр өчен татар китабы. Кагыйдәләре күбрәк инглиз телендә, ләкин диалоглар, грамматик күнегүләр – барсы да татар телендә.

Чыганакларның юклыгы авыр булды, чөнки көн саен дәрескә әзерләнгәндә үземә утырып, күнегүләр язарга туры килде. Рус теллеләр өчен дәреслекләр бар. Инглиз теллеләр өчен чыккан бер сүзлек бар. Ләкин ул сүзлекнең сыйфаты яхшы түгел.

Римзил Вәли. Айгөл, сез әзерләгән дәреслектә татарчасы кирилл хәрефләре белән, инглизчәсе, әлбәттә, латин хәрефләре белән.


Айгөл Фатыйхова. Дәреслекне эшли башлаганда, бу сорау, әлбәттә, туды. Кирилл хәрефләрен алдык, чөнки реаль ситуация шундый. Без Татарстанда хәзер кирилл хәрефләрен кулланабыз һәм Аризонада укыган студентлар монда килгәч латин хәрефләрен таба алмаячак. Шуңа күрә кирилл хәрефләрен калдырырга булдык. Китапның беренче бүлеген күргән кешеләрнең хатларында: “Ни өчен сез кайбер рус сүзләрен кулланасыз?” дигән сүзләр бар иде.

Әлбәттә, XX гасыр башында кулланган вариантын кулланырга була, ләкин, урамда теләсә кайсы татар янына килеп, ул аңларлык итеп сөйләшергә кирәк. Бу дәреслекне эшләгәндә шундый максат куелды. Әлбәттә, рус сүзләрен кулланмыйча, безнең әдипләр кулланган телдә сөйләшү матуррак. Ләкин без китапны реаль ситуациягә нигезләнеп эшләдек.

Римзил Вәли. Һәр хәлдә, бу китап без күргән дәреслекләргә охшамаган.

Айгөл Фатыйхова. Әйе, ул башка. Чит илләрнең студентларын аларча укытырга кирәк. Мин чит илләр методикаларына таянып эшләдем.

Римзил Вәли. Интернетта татар телен чит телне укыткан кебек укытырга кирәк дигән фикерләр күрәм.

Айгөл Фатыйхова.
Мин үзем рус студентларына татар телен укытам. Традицион методика белән текстлар уку, тәрҗемә итү, кагыйдә ятлау, ә заманча методика күбрәк сөйләштерүгә, иҗади биремнәр эшләтү аша алып барыла. Рус студентларга заманча методика күбрәк охшый.

Римзил Вәли.
Аризона турында ишеткәнебез бар. Анда экзотик телләрне өйрәнәләр икән. Хәтта Америкада татар телен җитди өйрәнүчеләр бар. Алар нинди кешеләр? Өйрәтүчеләре кем?

Айгөл Фатыйхова. Кушма Штатларда берничә университетта татар теле укытылган. Хәзер исә, Аризона штатында гына 10 ел дәвамында укытыла. Аризонада татар телен укытуны Әнисә ханым Кәфәли башлады.

Мин үзем өч ел укыттым, анда татарлар юк, американнар укыйлар. Студентлар күп түгел, елына җиде-сигез студент килә. Бу интенсив курс, июнь-июль айларында биш көн дүртәр сәгать татар телен өйрәнәләр.

Аризона җәй көне котычкыч урын, чөнки анда 45-48 градус эсселек. Кешеләр төрле штатлардан килеп, көн саен дүртәр сәгать укырга риза. Дәресләрдән тыш төрле мәдәни чаралар уза. Ике ел рәттән без гомум Аризона университеты студентлары өчен Сабантуй уздырдык. Быел Аризонада татарча хор оештырдык, татар җырларын өйрәндек. Соңгы көндә булган концертта чыгыш ясадык.


Римзил Вәли.
Нәтиҗә бармы соң?

Айгөл Фатыйхова. Бар. Башта бер ел өйрәнәләр, аннары икенче елны килеп тә дәвам итүчеләр бар иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында без Аризонадан килгән студентлар өчен тел практикасын оештырабыз. Алар үз хисапларына килә, ләкин оештыруны университет базасында эшлибез. Алар август аенда өч атна булып киттеләр. Авыл тормышын да күреп кайттылар.

Римзил Вәли.
“Мәгариф” нәшрияты булгач, дәреслекләр чыгарасыз. Сүзлекләр табыла, ә боларга нинди сүзлек, нинди дәреслек табыла?

Мөдәррис Вәлиев. Айгөл ханымның китабы миндә кызыксыну уятты. Айгөл ханым әйткәнчә, Казанга килделәр дә, ике-өч атна татар телен өйрәнделәр. Безнең рус туганнарыбыз ун ел буена шушы телнең өч сүзен ялгап әйтерлек өйрәнә алмыйлар. Беренчедән, монда максат билгеле һәм ихтияҗ дигән әйбер дә бар. Чит телне туган тел аша өйрәтә торган дәреслекләргә кызыгам. Татар теле аша инглиз телен өйрәнү мөмкинлекләренә ирешә алсак, безнең үзебезнең телгә дә файдасы күбрәк булыр.

Без татар мәдәниятен пропагандалау өчен махсус китаплар чыгарабыз. “Татар әдәбияты онтологиясе” дигән китабыбызны Финляндиягә алып баргач, йөзләп китап иде, биш минут эчендә юкка чыкты. Шулай ук татар балалар әдәбиятын инглиз телендә үзебезнең балалар өчен чыгарабыз. Башка китапларны да инглиз телендә чыгару безнең гадәткә әйләнде. Ел саен шундый 3-5 китап чыга.

Римзил Вәли. Бу тел хәзер ЕГЭга кертелмәгән, нигә кирәк дип әйтеп йөрсәләр дә, дөнья күләмендә татар дигән халык, аның теле, мәдәнияте бар һәм аны һаман өйрәнәләр. Ә нинди проблемалар чыкты?

Айгөл Фатыйхова. Методикалар җитмәү. Америка студентлары күбрәк электрон чыганаклар белән эш итәргә ярата. Ә электрон байлыклар җитәрлек түгел әле. Мәсәлән, телевидениенең он-лайн трансляциясен карау бик авыр булды.

Римзил Вәли. Ә нигә аларга “Азатлык” радиосы сәхифәсен карамаска?

Айгөл Фатыйхова. Кайбер мәкаләләрне укыдык. Радиосын тыңларга әле авыррак, чөнки алар татар телен башлангыч дәрәҗәдә генә беләләр. Ләкин барыбер тыңлау тәҗрибәсе өчен файдалы.


Мөдәррис Вәлиев. Алып килгән китап турында да әйтәсе килә. Үзе американ кешесе шундый сүзлекләр эшләп чыгарган. Монда текстлар, татар теле, аның төзелеше турында да, Татарстан турында да, аның тарихы турында да мәгълүмат да бар. Бу сүзлекләр сериясе бик популяр икән, ләкин бездә сатылмый.

Римзил Вәли. Шулай итеп, теләгәндә өйрәнергә дә, өйрәтергә дә була. Теләгәндә дәреслекләрне дә укытучылар үзләре эшли икән. Еш кына тискәре хисләр уята торган вакыйгалар еш булып тора. Я компонентның кысылуы, я мәктәп ябыла, я укучылар туып җитмәгән, я мәктәпләрдә балалар кимегән, яки газетның тиражы азайган. Ләкин бүген сөйләшкән әйбер оптимистик, өметле һәм кызыклы нәрсә турында - татар телен чит телләр белән бер үк тигез дәрәҗәдә өйрәнү.

Мөдәррис Вәлиев.
Без заманында рус балалар өчен 80 мең тираж белән татар әлифбасы чыгардык. Хәзер әлбәттә, андый тиражлар юк, 13-14 мең чыгарабыз. Шул ук вакытта беренче буын дәреслекләрдән соң безнең дә алга китешләр булды. Шул ук рус балалары өчен дәреслекләрнең ике сериясе чыкты. Алар коммуникатив методка, тел стихиясенә чумдырып өйрәтүгә корылган. Телгә өйрәтү, татар халкының мәдәниятенә кызыксыну уяту – барысы да бер җептә булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG