Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәге полициясе төбәктә булган милләтара чуалышлардан соң террор шартлатулары әзерләүдә шикләнелгән 6 кешене тоткарлавын белдерә.
Җәмәгать иминлеге министрлыгы әйтүенчә, ул 6 кеше узган айда төбәк башкаласы Өремчедән 670 чакрым көньяк-көнбатыштагы Аксу шәһәре тирәсендә тотылган.
Төркемнең җитәкчеләре Сәетамут Обул белән Тасин Мәхмүт диелә.
Белдерүдә аларның кайсы милләттән булуы әйтелмәсә дә, исемнәренә караганда алар уйгырлар булырга охшый.