Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эшмәкәрләре бәйрәм көнне юмарт


Дини бәйрәмнәр хәзер елдан-ел күркәмрәк үтә. Изге бәйрәм - Ураза гаетендә Омскида эшләп килүче 6 мәчеттә дә халык бихисап булды.

Көннең җылы булуы да, гаетнең якшәмбегә туры килүе дә уңай булды – халык көзге бакча эшләренә карамыйча мәчетләргә агылды. Җәмигъ мәчетенә бераз соңрак килгән мөселманнарга урын җитмәгәнлектән, хәтта урамда калырга туры килде. Андыйлары вәгазьне һәм догаларны тавыш көчәйткечләр аша тыңладылар, хәер-сәдакаларын бирергә мәчеткә бәйрәм намазы тәмамланганнан соң гына керә алдылар.

Җәмигъ мәчетендә вәгазьне Себер ягы диния назәрәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов сөйләде. Бәйрәмнән-бәйрәмгә генә мәчеткә килү дөрес түгел, даими йөрергә кирәк, дип ул халыкны шелтәләп тә алды, тәртипкә чакырды, дус яшәргә өндәде, рәсми даирәләрдән килгән котлау телеграммалары укыды.


Намаз башланганчы быел рамазан ае барышында Җәмигъ мәчетендә җыелган сәдаканың суммасы белдерелде. Акча кризисның төбеннән чумырыпмы, кырып-себерепме алынган – узган елдагыдан ким җыелмаган, бәйрәм көнендәгесе белән 528 мең рубль тәшкил иткән. 10-20 мең рубль сәдака бирүчеләр булган. Андыйларның исемнәре дә әйтеп үтелде. Алар исемнәре бик үк билгеле булмаган татар байлары.

Быелгы рамазан аеның бер үзенчәлеге дә булды. Күпкә алдан әзерлек алып барылып, ай башында Омскиның үзендә хәләл тавык ите җитештерелә башланды. Әмма халык арасында, сатып алмагыз, дөрес эшләнмәгән, ит хәләл түгел, дип коткы салучы дин әһелләре булды.


Җәмигъ мәчетенә йөрүче мөселманнар, намазда хәзрәт әйтте, хәләл түгел дип, кемгә ышанырга да белмәссең, дип аптырыйлар. Хәләл ит җитештерүнең инициаторы булган Хәер-Ихсан мәчетенең имамы Шамил хәзрәт Мөхәммәтов итнең хәләл булуы турыда ныклы фикерен белдерде.

Имеш-мимешләргә карамастан хәләл тавыклар сатыла, хәтта читтән китерелгән итне алмыйча, Омскида җитештерелгәнен эзләп йөрүчеләр дә бар. Себер кошчылык фабрикасының директоры Александр Печорски, хәләл тавыкларны киләчәктә дә җитештерәчәкбез, дип вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG