Accessibility links

Медведев түрәләрнең декларацияләрен тикшерергә кушты


Русия президенты Дмитрий Медведев коррупция белән көрәшкә юнәлтелгән фәрман имзалады. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итте. Аерым алганда, ул югары дәрәҗәле түрәләрнең керемнәре турындагы хисапларның дөреслеген тикшерү турындагы документка кул куйды. Аның нигезендә тикшерү тәртибе дә билгеләнә.

Югары урыннарда утырган түрәләрнең керемнәре турындагы декларациләрне тикшерү салым хезмәте, хокук саклау ошемалары хисабы, партия җитәкчеләре, Җәмәгать пулаты биргән мәгълүмат нигезендә башланырга мөмкин. Исемсез хатлар исәпкә алынмаячак, диелә рәсми чыганакларда.
XS
SM
MD
LG