Удмуртия башкаласы Ижауда яшәүче пенсионерлар 1 октябрьдән шәһәр транспортында бушлай йөрүнең бетерелүенә каршылык белдереп бүген урам җыенын оештырды.
2 меңләп кеше шәһәрнең үзәк урамын 2 сәгатькә ябып тотты. Пикетчылар шәһәр хакимияте вәкилләре белән очрашуны таләп итте, әмма алар янына беркем дә чыкмады.
Шундый ук җыенны 24 октябрьдә оештыру планлаштырыла.