Accessibility links

“Новая газета” хәбәрчесе Human Rights Watch бүләген алды


“Новая газета” журналисты Елена Милашина кеше хокуклары өлкәсендәге эшчәнлеге өчен Human Rights Watch исемле хокук оешмасының бүләгенә лаек, дип табылды. Бу бүләк шулай ук Мьянма, Конго һәм Эфиопиядәге хокук яклаучыларга тапшырылды.

Хакимиятләрнең басымына карамастан Елена Милашина үз мәкаләләрендә Русиядә кеше хокукларының бозылуы, кешеләрнең югалуы һәм җәберләнүе турында язуны дәвам итә.

Журналист 3 ел элек Анна Политковская башлаган тикшерүләрне дәвам итә, диелгән оешма белдерүендә.
XS
SM
MD
LG