Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Брюссель белән якынаерга тели


Беларус тышкы эшләр министры Сергей Мартынов Мински Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга һәм реформалар үткәрергә тели диде.

Мартынов моны Һелсинкида Финляндия тышкы эшләр министры Александер Стубб белән очрашудан соң әйтте.

Бер ел элек Брюссель Беларус президенты Аляксандр Лукашенконы Европа Берлегенә кертмәү карарын гамәлдән чыгарды.

Стубб әйтүенчә, Берлек илләренең тышкы эшләр министрлары ноябрь очрашуында Беларуска каршы башка чикләүләрне дә гамәлдән чыгару мәсьәләсен караячак.
XS
SM
MD
LG