Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Вәзирстанда Талибанга һөҗүм дәвам итә


Пакстан хәрбиләре Әфган чиге янындагы Көньяк Вәзирстан виләятендә Талибанга каршы киңкүләм һөҗүмне дәвам итә.

Хәрбиләр һава һөҗүмнәре ярдамендә алга баруларын белдерә. Кичә алар Пакстандагы Талибан башлыгы Хәкимулла Мәкъсүтнең туган шәһәре Коткайны яулап алды.

Соңгы һөҗүмнәр Сам, Бадр һәм Ладһа авылларындагы Талибан ныгытмаларына каршы алып барыла диелә.

Ярым автоном Көньяк Вәзирстандагы Талибанга каршы әлеге киңкүләм хәрби операция 17 октябрьдә башланды.

Барлыгы 160-тан артык сугышчы үтерелүе, дистәләрчә хәрбинең һәлак булуы хәбәр ителә.

Әлегә бу саннарны рәсми чыганаклар аша раслау мөмкин түгел.
XS
SM
MD
LG