Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдад башлыгы җимерекләр астында кешеләр калган, ди


Багдад башлыгы кимендә 60 бала өч көн элек булган шартлаулардан соң җимерекләр астында калган булырга мөмкин, дип белдерде. Салах Абдел Разик, Юстиция министрлыгына караган балалар бакчасындагы 60 бала турында мәгълүмат юк, дип белдерде.

Якшәмбе көнне Багдадта Юстиция Министрлыгы янында ике йөк машинасына куелган бомбалар шартлатылган иде. Бу террор гамәле аркасында 155 кеше үлде һәм кимендә 500 кеше яраланды.

Гыйрак хәрбиләре, шәһәр башлыгының сүзләрен инкарь итте. Юстиция министрлыгы янында җимерекләр астында кешеләрнең калуы турында хәбәр дөрес түгел, дип белдерде алар.
XS
SM
MD
LG