Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары үзләренә генә ышана


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге чираттагы киңәшмәсен үткәрде. Анда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров мәсьәләсе тагын күтәрелде.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, узган атнада Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы да үткән иде. Анда Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка кагылышлы бер белдерү кабул ителде.

Мәгълүм ки, Ринат Закиров 14 октябрьдә Уфада булып киткән иде. Сәфәре барышында ул Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләр үткәрде. Башкортстан дәүләт телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Ринат Закиров биредә яшәүче татарларга, үз милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, барлык шартлар тудырылган дип әйтте һәм Мортаза Рәхимовка рәхмәтләрен җиткерде.
Рамил Бигнов


Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгының шундый белдерүләр ясавы республика татар җәмәгатьчелеген аптырашка калдырды. Әмма БР татарларын тагын да гаҗәпләндергәне – Ринат Закировның әллә ничә елга бер тапкыр Уфага килеп аның татар милли оешмалары вәкилләре белән очрашмавы.

29 октябрь көнне узган утырышка республикадагы 16 татар милли оешмасы вәкилләре килгән иде. Алар да бу очрашуда Ринат Закировның Уфага сәфәре барышында ясаган белдерүләрен аңларга, аңа үз мөәсәбәтен белдерергә тырышты. Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигнов сүзләренчә, республика президенты Мортаза Рәхимов татарларны әллә ничә тапкыр алдады. Ә Ринат Закиров Уфага килеп аңа бар татарлар исеменнән рәхмәт белдерә. “Һич кенә дә башка сыймый бу гамәл”, - ди Рамил Бигнов.

Раиф Әмиров
Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Бигновның сүзләрен башка чыгыш ясаучылар да хуплады. “Башкортстан татарлары проблемаларын белә торып, икейөзлеләнеп белдерүләр ясавы Ринат Закировка карата ышанычны тәмам бетерә, - ди профессор Рәиф Әмиров. – Р. Закиров Уфада Башкортстан президентын ике тапкыр, икеләтә алдаган. Беренчедән ул бар татарлар исеменнән сөйләгән. Икенчедән, президентны БР Татар конгрессының 3нче корылтае булмады, дип алдаган”.

Профессор Рәиф Әмиров фикерләрен икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин, “Мирас” оешмасы җитәкчесе Алфир Сакаев һәм башкалар да күтәреп алды. Шул ук вакытта татар милли мәҗлесе әгъзасы Клара Галиуллина Ринат Закировның Уфага сәфәре артында республика татарлары файдасына уңай гамәлләр дә ятарга мөмкиндер, дигән фикерен яңгыратты. “Бу үзенчә бер хәйләкәр адым, дипломатия ысулы түгелме икән”, - ди Клара ханым.
Клара Галиуллина


Аның әйтүенчә, һәрхәлдә, Башкортстан татарлары үзләренә кагылышлы һәр гамәлгә бәя бирә барырга тиеш. Башкортстан Татар морзалары мәҗлесе рәистәше Максат Мәмлиев та Ринат Закировның Уфада республика татарлары артында яшерен сөйләшүләр алып баруы аңлашылмый, дип белдерде. “Безне санга сукмыйча, Башкортстан татарлары проблемаларын хәл итеп буламыни?”, - ди Максат Мәмлиев.

Киңәшмә азагында Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенә керүче милли үзәкләр җитәкчеләре бер карар өлгесен әзерләде. Анда Башкортстан татарлары хокукларын кысуның дәүләт дәрәҗәсенә менгән хәвефле сәясәткә әйләнүе ассызыклана. Шулай ук Ринат Закировның гамәлләре Башкортстан татарларын таркату-бүлгәләүгә алып бара, дип билгеләнә. Әлеге карарга өстәмәләр һәм төзәтмәләр кертелгәч, аны Башкортстан белән Татарстан җитәкчелегенә һәм барлык татар оешмаларына җибәрү турында килешенде.
XS
SM
MD
LG