Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оешты


Самар өлкәсендә моңа кадәр Самар, Тольятти һәм Сызран шәһәрләрендә татар мохтариятьләре эшләп килде. Ниһаять, шул өч җирле оешмаларны берләштереп Самарда өлкә татар мохтарияте оештырылды.

Татар җәмәгатьчелегеннән тыш бу җыенда өлкә, шәһәр администрацияләре вәкилләре, Җигүле шәһәреннән, Гали, Камышлы, Денис авылларыннан да вәкилләр булды.

Самар мохтарияте исеменнән Рифкат Хуҗин уңышлар белән беррәттән проблемаларга да тукталды. Миллион халкы булган Самарда 40 меңгә якын татар яши. Татар балаларыннан тупланган “Яктылык” мәктәбендә әлегә 372 бала гына татар телен өйрәнә, татар тарихы белән таныша. Шәһәрнең тагын бер почмагында шундый ук мәктәпнең ачылу зарурлыгы кирәгенә басым ясады Хуҗин әфәнде. Бүгенге көндә татарларны татар теле мохитендә тотучы зур көч бар – ул “Яңа гасыр” тапшырулары, һәм аны халык спутник тәлинкәсе аша, кабель аша да ябырылып карыйлар.

“Туган тел” җәмгыяте һәм Самар шәһәр мохтарияте уздырган мәдәни чараларда бүләккә күпләп татар китапларын тапшыру да күркәм традициягә әверелүенә басым ясалды. Рифкат Хуҗин иң зур проблемаларның берсе итеп өлкәдәге һәр татар авылында җирле татар мохтарияте оештыруны кирәк дип саный. Татар авылларын саклап калу, аларны эшле итү максатын куярга кирәк. Аның фикеренчә, авылларны саклап калган хәлдә генә, татар милләте яшәячәк. Хуҗин үзенең чыгышын мондый сүзләр белән тәмамлады: “Мәктәпләрдә безнең балаларыбызга православиене сеңдерергә маташмасыннар.”
Миннәхмәт Халиуллов


Тольятти мохтарияте рәисе Җәмил Вәлиуллин үз төбәкләрендә милли эшне җиде юнәлештә алып баруларын сөйләде. Сызраннан килгән җитәкче Илсур Гыйльманов халыкның татар телен өйрәнүгә ихласлыгын әйтте һәм Татарстан белән элемтә урнаштыру ысуллары белән таныштырды.

Соңгы елларда Самар өлкәсенең иң зур татар авылы булган Галидә “Туган тел” җәмгыяте эшли башлады. Аның рәисе Расых Латыйпов әйтүенчә, Галидә кризис сизелми. Елына 25 бала туа.

Конференцияне йомгаклап өлкә мохтариятенең рәисе Миннәхмәт Халиуллов әйтте: “ Максатыбыз – ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне саклап калу, телебезне саклау. Бердәм булыйк, тату яшик!”.


Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте оешу конференциясе турында өлкә администрациясе вәкиле Надежда Осипова: “Оештыру эшләре яхшы куелган, эшлекле тәкъдимнәр генә яңгырады. Бирегә милләт өчен янып-көеп йөргән булдыклы ирләр җыелган. Мохтариятне унбиш кешедән торган Шурасы алдагы елларда Самар татарларының милли-мәдәни тормышы белән шөгыльләнәчәкләр. “Туган тел” җәмгыяте үзенең 21 ел эшләү дәверендә яңа буын милли активистлар тәрбияләде”, диде.

Самарда узган конференциядә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 33 минутлык нотык тотты, гомумтатар ихтыяҗларын тормышка ашыру юлларына тукталды, соңгы катлаулы вәзгыятьтә татарлыкны саклау юлларын барлады.
XS
SM
MD
LG