Украинада грипп эпидемиясе сәбәпле, армиягә чакырылыш туктатылып торган
“Интерфакс”ка саклану министрлыгы вәкиле белдерүенчә, бу тәртип Украинаның 9 төбәгендә карантин беткәнче сакланачак.
Украинада дуңгыз кизүеннән үлүчеләр турында каршылыклы мәгълүматлар йөри. Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә 13 авыру теркәлүен, 1 кешенең үлүен әйтә.
Украина президенты Виктор Ющенко илнең Көнбатыш өлкә башлыклары белән киңәшмәсе вакытында кизү белән 150 меңнән артык кеше авыруын һәм аларның 48-нең үлүен әйтте.