Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия тышкы эшләр министры Мәскәүгә килә


Мәскәүгә соңгы 5 ел дәверендә беренче тапкыр Бөекбританиянең тышкы эшләр министры Дэвид Милибенд килә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашу вакытында икеяклы хезмәттәшлек һәм халыкара мәсьәләләр, аерым алганда иран атом программасы, Якын Көнчыгыш һәм Әфганстандагы иминлек проблемасы, шулай ук финанс кризис һәм глобаль җылылык турында сөйләшү барыр дип планлаштырыла.

Мәскәү һәм Лондон арасындагы мөнәсәбәтләр 2006 елны Бөекбританиядә элекке ФСБ офицеры Александр Литвиненко үтерелгәч кискенләште. Әлеге җинаятьтә Бөекбритания Русия ватандашы Андрей Луговойны гаепли.
XS
SM
MD
LG