Accessibility links

Кайнар хәбәр

6 уйгыр тоткын Гуантанамодан чыгарылды


Террорчылыкта гаепләнгән Гуантанамодагы 6 уйгыр тын океандагы Палау утравына җибәрeлде. Уйгыр тоткыннар АКШның Әфганстанда башлаган хәрби чаралары вакытында террорчылык гаебе белән кулга алынган булган.

Обама хакимияте Гуантанамодагы АКШ хәрби төрмәсендә 7 ел тотылган 6 уйгырны гаепләвен аклап Гуантанамодан чыгарды.

Кытай Гуантанамодан чыгарылган 6 уйгырны кире бирүне таләп итә. Пекин хакимияте аларны Шәркый Төркестандагы дини сепаратист хәрәкәт әгъзасы булуда гаепли.

Ләкин аларның Кытайда үлемгә хөкем ителәчәге куркынчы сәбәпле АКШ Кытайның бу таләбен кире какты.

Кытай белән дипломатик бәйләнеше булмаган Пулау, Гуантанамодан кайтарылачак 12 уйгырны кабул итәчәген әйткән иде.

АКШ президенты Обаманың ябарга вәгъдә иткән Гуантамо төрмәсендә хәзер 215 тоткын калды.
XS
SM
MD
LG