Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия министры Русия ватандашлыгыннан чыга


Грузия тышкы эшләр министры Григол Вашадзе Русия ватандашлыгыннан чыгуын игълан итте.

Министрлык вәкиле Ия Махарашвили әйтүенчә, Вашадзе Русия паспортын һәм Русия ватандашлыгыннан чыгу турында рәсми мөрәҗәгатен президент Дмитрий Медведевка җибәргән.

Былтыр Грузия тышкы эшләр министрлыгы җитәкчелегенә килгән Вашадзе Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган һәм, Советлар Берлеге җимерелгәнчегә кадәр, совет тышкы эшләр министрлыгында эшләгән.

Сишәмбе Русия Дәүләт Думасында Вашадзены Русия ватандашлыгыннан чыгару мәсәләсе каралган һәм бу тәкъдим кире кагылган иде.
XS
SM
MD
LG