Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маркеловны үтерүдә шикләнелүче гаебен таный


Адвокат Станислав Маркеловны үтерүдә гаепләнүче Никита Тихоновның адвокаты Евгений Скрипелов әйтүенчә, Тихонов Маркеловны шәхси нәфрәт сәбәпле, ә журналист Анастасия Бабурованы аның белән бергә булган өчен атып үтергән.

Скрипелов “Эхо Москвы” радиосына Тихонов үз гаебен таныды диде.

Ул шулай ук Тихонов психик авыру түгел дип исәпләвен әйтте.

Аның әйтүенчә, Тихонов милләтче төркемнәргә бәйле булуын кире кага.

Маркелов эшенә бәйле рәвештә кулган алынган икенче шикләнелүче Евгения Хасис турында Скрипелов Хасисның үтерүгә катнашы булуы турында мәгълуматым юк диде.

Маркелов белән Бабурованы үтерүдә шикләнелүче Тихонов һәм Хасис 3 һәм 4 ноябрьдә тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG