Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару 4-5 елдан башланырга мөмкин


НАТО баш секретаре Андерс Фог Расмуссен киләсе елда Әфганстанда иминлекне саклау вазыйфаларын халыкара гаскәрләрдән җирле әфган көчләренә тапшыру башланырга мөмкин, дип белдерде.

Лондонда Британия премьер-министры Гордон Браун белән очрашуда Расмуссен, мондый вәкаләтләрне тапшыру аның өчен тиешле шартлар туган районнарда гына үткәрелергә мөмкин, диде.

Бүген Әфганстан саклану министры Абул Рахим Вардак, халыкара гаскәрләрне чыгару 4-5 елдан соң гына башланырга ихтимал, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG