Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов федераль дәрәҗәле ширкәт башына кизәнә


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов Татарстанда булып кайтты. Ул ут күршеләргә Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин килүе сәбәпле барды. Анда ул Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә булды.

Киңәшмәдә ул “Салаватнефтеоргсинтез” проблемасын да күтәргән. Президент сүзләренчә, Русиядә иң зур химия ширкәте зыянга эшли, ә шул ук вакытта Кытайдан химия тармагы әйберләре сатып алабыз.

Мортаза Рәхимов: “Без Кытайдан 50 елга артта барабыз”, диде. Ул Владимир Путинга “Салаватнефтеоргсинтез” башлыгы Дамир Шәвәлиевны урыныннан алу мәсъәләсен дә күтәргән.

Рәхимов сүзләренчә, Шәвәлиев бу тармак буенча белгеч түгел. Рәсми булмаган чыганаклар Шәвәлиевны республика хакимиятенә буйсынмый, турыдан-туры Мәскәү белән эш итүе өчен алырга телиләр дип ирештерә.
XS
SM
MD
LG