Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты сайлау канунын якшәмбе караячак


Гыйрак парламенты вице-президент Тарик әл-Хәшиминең сайлау канунына каршы ветосын карауны якшәмбегә кичектерде.

Бу мәсьәлә парламентта бүген каралырга тиеш иде. Әмма парламент әгъзалары барлык сәяси тарафларны дә канәгатьләндерерлек чишелеш эзләү өчен өстәмә вакыт кирәк ди.

Бу атнада әл-Хәмишинең яңа канун өлгесенә вето салуы гыйнварга билгеләнгән парламент саулавын кичектерүгә китерә ала.

Сөнни әл-Хәшими мәзһәбара бәрелешләрдән читкә качканнарга парламентта күбрәк урын бирергә кирәк дип канунга каршы чыкты.

Читкә качканнарның күпчелеге сөнниләр.

Канунның вице-президент ветосы аша үтүе өчен аны парламентта биштән өч күпчелекнең хуплавы зарур.
XS
SM
MD
LG