Accessibility links

Кайнар хәбәр

СПИД бирешми, югары үрли


Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов

Күптән түгел генә Кельн һәм Мәскәүдә СПИД белән һепатит авыруларына каршы көрәш буенча халыкара конференцияләр булды. Анда Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов та катнашты.

Алманиянең Кельн шәһәрендә булган конференция “Европа илләрендә ВИЧ-СПИД һәм һепатит” исеме астында узса, Мәскәүдә бу проблема Европа һәм Азия илләре югарылыгында күтәрелә.

Наркоманлык СПИДка китерә

“Мәскәүдә фикер алышуда мондый фикер ассызыкланды: төп бурыч – СПИД белән авырый башлаучыларны вакытында ачыклау, дәвалау. Авыручылар саны арта бара. Бүген дөньяда 40 миллионнан артык кеше СПИД белән авырый. Ел саен 4-5 миллион авыру үлә. Чөнки алар уртача 10-11 ел яши, диябез. Аңлату эшләренә зур игътибар бирергә тиешбез. Бүген 50-60% авыруны наркоманлык аркасында алган.

Русиядә 500 меңнән артык кеше ВИЧ-инфекция йоктырган. Русиядә рәсми теркәгән 2 миллион чамасы наркоман бар. Безнең уйлавыбызча, аларның саны 4 миллионнан артык. Аңлату эше булмаса, барысы да ВИЧ-инфекцияле булып китү ихтималы бар”, ди Галимҗан Зарипов.

Анда дәүләт ярдәме сизелә

“Алманиядә вакытта шуны күрдем, монда ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны Русиядән берничә тапкыр ким. Наркотик, аракы кулланучылар да бездәгедән күпкә аз. Анда халык тәртипле. Әгәр Алманиядә кеше наркоман яки эчкече булып китә икән, дәүләт ярдәм күрсәтә. Биредә авыручылар өчен бюджеттан 2-3 тапкыр күбрәк акча бүленә. Анда авыруны еллар буе бушлай дәвалыйлар.

Татарстанда хәзер ВИЧ-инфекцияле 11 меңнән артык кеше теркәлде. Чаллыда андыйлар саны 1471 100 кешегә бүлеп исәпләгәндә, Менделеев, Сарман районнары, Түбән Кама, Лениногорски шәһәрләре Чаллы күрсәткеченә якынайды. Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләре Чаллыны узып китте. Безнең хәзер төп бурыч – аңлату эшләре алып бару”, ди Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов.
XS
SM
MD
LG