Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Копенгаген саммитына барырга җыена


Көнбатыш мәгълүмат чаралары АКШ президенты Барак Обаманың Даниядә буласы дөньяның җылынуына багышланган халыкара саммитта катнашырга җыенуы турында язып чыкты.

Ак йорттагы исемсез чыганак әйткәнчә, Обаманың анда Ослода Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасына кадәр баруы каралган.

АКШ президентының климатның үзгәрүенә каршы чараларга багышланган саммитта катнашуы моңа кадәр сорау астында иде.

Анда шулай ук 65 ил җитәкчесенең килүе дә көтелә.

Әлеге саммитта күмер газын һава чыгаруны киметү турындагы килешү каралырга тиеш.
XS
SM
MD
LG