Accessibility links

Британия Иранга каршы яңа чикләүләр турында кисәтә


Британия тышкы эшләр министры Дәвид Миллибэнд, Иран алга таба да хезмәттәшлектән баш тартып килсә, халыкара җәмәгатьчелек илгә каршы яңа чикләүләр кертергә мәҗбүр булачак, дип белдерде. Ул, Халыкара атом агентлыгының идарәчеләр шурасының Иранны тәнкыйтьләп кабул иткән карарын бик мөһим дип атады.

Анда Иранны күптән түгел ачыкланган уранны баету корылышын ябырга чакыралар. Рәсми Тәһран әлеге карарны "театрләштерелгән" һәм "мәгънәсез" дип атады. Ил вәкилләре, мондый карарлар Иранның атом программасы мәсьәләсендәге сөйләшүләргә зыян салачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG