Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эт белән мәче кебек яшәмәскә


Русия төбәкләрендә милли–мәдәни мохтариятләр хакимият белән эт һәм мәче кебек яши. Бу проблеманы бетерер өчен автономияләр генә түгел, ә этник мәсьәләләр өчен җаваплы министрлык булдырырга кирәк. Казанда узучы форум кысаларында, милли мохтарият җитәкчеләре бер тавыштан әнә шундый фикер җиткерде.

Удмуртия үрнәк күрсәтә

Башкаларга үрнәк булып, Удмуртиядәге татар милли–мәдәни мохтарияте башлыгы Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Мохтариятләр белән хакимият мөнәсәбәтләренә ул мондый фикер белдерде.

“Удмуртия республикасындагы милли сәясәт башка төбәкләрдән аерылып тора. Бездә милли сәясәт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче министрлык бар. Кайбер төбәктә милли оешмаларны ниндидер лигага, берлеккә, ассамблеяга оештырып маташсалар, бездә алай түгел. Безне борчыган сораулар министр аша турыдан–туры хакимияттә хәл ителә. Әйтик, кем инде ул ассамблея рәисе – иҗтимагый хәрәкәтнең бер вәкиле. Аңа гап-гади министрның ишеген шаку өчен генә дә күпме гомер кирәк. Бездә бу мәсьәләләр җиңелерәк хәл ителә. Русия күләмендә исә бу мәсьәләләр белән кечкенә генә бер департамент шөгыльләнә. Бүген әйтелгән фикерләр, бу идарәдә эшләүчеләрнең кайберләренә хәтта яңалык кебек тә яңгырады. Милли мохтариятләр иң кануни юл, шуңа да милләтнең киләчәге шунда. Төбәк бай булса да, дин, җәмәгатьчелек бердәм булса да, алар көче белән генә милли проблемаларны хәл итәргә тырышу, тамырдан ялгыш.

20 ел элек Удмуртиядә татар милли хәрәкәте барлыкка килгәндә, көчле башлыгыбыз Мәсгуд Гаратуев “җәмәгать без бүген генә хакимияткә барып безгә гимназия кирәк, татар газеты, татар тапшыруы кирәк, дип сорап йөрибез. Килер бер көн хакимият үзе, кара әле бездә шулкадәр күп татар яши, аларга татар гимназиясе һәм башкасы кирәк дип әйтер. Безнең ул вакытта кирәгебез калмас” дигән иде. 20 ел узды, әмма хәл тамырдан үзгәрмәде. Без әле дә хакимияткә бу әйберләрне аңлатабыз”, ди Ирек Шәрипов.

Татарстан республикасы президентының эчке сәясәт алып бару идарәсе башлыгы Александр Терентьев җыелышта катнашучыларны башта республикадагы милли автономияләрнең эшләү тәртибе белән таныштырды. Әмма бирегә җыелганнар бу сөйләшүдән канәгать булмыйча, президиумда утыручыларга үзләрен борчыган сорауларын бирде.Бигрәк тә бу эштә яһүд милли мохтарият җитәкчеләре актив катнашты.

Төрле милләт вәкилләренә хакимияткә юл ачыкмы?

Яһүд милли–мәдәни мохтарияте рәисе Михаил Скоблионок фикеренчә, 100 ел элек , автономияләр барлыкка килгәндә, аларның һәрберсенең парламентта үз фракцияләре булачагы турында сүз барган.
җыелышта катнашучылар

“Парламентта бер депутат мордва, икенчесе кореялы булудан әллә ни файда юк. Ул бары тик кемдер тарафыннан билгеләнгән депутат һәм беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Бу кеше дөрестән дә теге яисә бу халык өчен тырыша икән, ул әлеге халык тарафыннан сайланып зур парламентка кертелергә тиеш”, ди Михаил Скоблионок.

Александр Терентьев исә, бу сорауга җавап биреп янә хакимияттә төрле милләт әһелләре урын ала дигән фикерне кабатлады.

“Гыйнварда иҗтимагый пулатның яңа составы билгеле булачак. Пулатның 10%-ын татар да, урыс та булмаганнар тәшкил итә. Республикада 52% татар, 40% урыс, 8% башка милләт әһелләре яшәвен исәпкә алганда бу аз түгел. Президент идарәсенә килгәндә. Биредә дә милли урталык бар. Мәсәлән, президент татар, киңәшчеләре урыс. Хөкүмәттә исә, татар министрлары күбрәк. Шуңа күрә Татарстанда теге яисә бу милләт кешеләре идарә итә дигән мәсьәлә күтәрелми”, ди Терентьев.

Ике татар булган җирдә биш солтан

Мордовия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Шамил Бикмаев татар үз-үзен бердәм булып кына саклап кала ала ди.

“Ике татар булган җирдә биш солтан диләр бит. Бу әйтем бүген бик актуаль. Күп милләтле Русиядә бердәм булып калырга авыр, әмма шулай гына уңышка ирешеп була.

Мордовиядә җитәкче урыннарда утырганнар, милләтчелектә гаепләрләр дип, милләт өчен берни эшләми. Без исә, иҗтимагый оешма вәкилләре генә булсак та, каяндыр акчалар табып, милләтне кайгыртабыз”, ди Бикмаев.

Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты җитәкчесе урынбасары Владимир Зорин милли-мәдәни мохтарият рәисләренә үз моң-зарларын сөйләде.

“Гомерем буе Советлар берлеге таркалуына каршы булдым. Әмма ул таркалып Русия федерациясе төзелгәч үз-үземә мондагы халыкларны дус яшәтү өчен бөтен нәрсәне эшләячәкмен дип вәгъдә иттем. Владимир Путин Русия президенты булганда, мин аңа милли мәсьәләләр өчен җаваплы министрлык булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән кергән идем. Моңа җавап итеп ул миңа, мәдәният министры урынбасары булырга тәкъдим итте. Милли мәсьәләләр дә бу идарәдә тикшерелергә тиеш иде. Бу тәкъдимне кабул итмичә, Липецк өлкәсенә баш федераль инспектор булып киттем. Күпләр минем бу гамәлемне аңламады”, диде Зорин.
XS
SM
MD
LG