Accessibility links

Иске машиналарны утильләштерү түләүле булачак


Русия ватандашларының иске машиналарны утильләштерү программасында катнашуы түләүле булачак.

Бу хакта агентлыкларга Русиянең сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкиле хәбәр иткән. Утильләштерү бәяләрен бу сынауда катнашкан төбәкләр үзләре куячак, дип әйткән түрә.

Иске машинасын юк итәргә теләгән кеше кимендә 3 мең сум түлиячәк. Иске машинасын тапшырып, яңасын ташлама белән алып була торган машиналар исемлеге әлегә билгеләнмәгән.

Иске машиналарны тапшырып, яңасын 50 мең сумлык ташлама белән алу программасының әзерләнүе турында "Бердәм Русия" фиркасы юлбашчысы һәм Русия премьер-министры Владимир Путин белдергән иде.
XS
SM
MD
LG