Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау пенсионерлары каршылык чарасына чыкты


Бүген Ижауда 300ләп кеше КПРФ, "Русия патриотлары" фиркасе, Ватандашлар хәрәкәте Координация шурасы байракларын болгап, бюджетны карарга җыенган парламент депутатларын каршы алды. Алар социаль юл йорү билетын кайтаруны таләп итте.

Ижау пенсионерлары инде 8нче тапкыр каршылык чарасын уздыра. Беренче тапкыр алар социаль юл йору билетларының сатылмый башлавын белгәч, сентябрь аенда урамга чыккан иде.

Хакимиятләр 57 мең пенсионерның юл йорү хакларын компенсацияләү өчен бюджетта акча юк, дип аңлата.

Картлар cоциаль билетның гамәлдән чыгарылуында “Бердәм Русия” фиркасенең шәһәр һәм республика парламентындагы вәкилләрен гаепли, дип әйтә радионың җирле хәбәрчесе.
XS
SM
MD
LG