Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа төрек консулы, ул да Әхмәт


Татарстан белән танышуын Төркиянең яңа консулы Әхмәт Тута әле октябрь азагында ук башласа да, республика җитәкчеләре белән ул хәзер генә очраша. Моңа кадәр консул Мәскәүдәге төрек илчелегендә эшләгән.

Элекке консул Әхмәт Эргин сентябрь аенда эшеннән киткәндә, үз урынына Татарстан һәм Русияне яхшы белгән тәҗрибәле дипломат киләсен әйткән иде. Ул чакта Эргин алмашының исемен атамады, бары тик аның Мәскәүдәге төрек илчелегеннән булачагына ишарә итте.

Яңа консул Әхмәт Тута чыннан да моңа кадәр өч ел Төркиянең Русиядәге илчелегендә беренче секретарь булып эшләгән, ә аңанчы Израил һәм Көньяк Африкадагы төрек вәкилчелекләрендә хезмәт иткән.

Чыгышы белән Измирдән булган 36 яшьлек Тута 1995 елда Мәрмәрә университетының икътисад һәм идарә бүлеген тәмамлаган.

Декабрь башында аны Татарстан президенты Шәймиев кабул иткән иде, сишәмбедә исә төрек консулы Татарстан Дәүләт шурасына килде һәм анда парламент рәисе Мөхәммәтшин белән очрашты.

Сөйләшүләрдә Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекне арттыру, бигрәк тә икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрне ныгыту мәсьәләсе каралган. Казанның тел һәм тарих ягыннан кардәш Төркия белән якынлашуына Мәскәүдәге федераль хөкүмәт бик шикләнеп караса да, әлегә кадәр татар-төрек мөнәсәбәтләре яхшы булып кала бирә.

2008 ел башында Казанда зур сәүдә вәкиллеге белән Төркия президенты Абдулла Гүл булып китте. Истанбулдагы Татарстан вәкиллеге дә уңышлы гына эшләп тора.

Моны берничә ел элек Русия иминлек хезмәтләренең Татарстандагы төрек мәктәпләренә һәм андагы төрек укытучыларына каршы күрелгән чаралары да боза алмады. Русия хакимияте төрек укытучыларының визаларын озайтудан баш тартты, мәктәп программаларына бәйләнеп, даими тикшереп торды.

Ата-аналар әйтүенә караганда, төрек мәктәпләре сыйфатлы белем бирү, ашкынып уку һәм ирекле фикер йөртү мохитен тудыру белән аерылып торганнар.

Татарстанда бүгенге көндә ике илнең генә дипломатик вәкилчелеге бар: 1996 елда Казанда Төркия консуллыгы ачылды, 2007-дә исә - Иранныкы.

2005 елда Төркия консуллыгы өчен Казанның Горький урамында яңа бина төзелде.


Казандагы төрек консуллары:


  • 1996-1998 Алыпхан Шолер
  • 1998-2002 Әхмәтриза Демирер
  • 2002-2004 Исмаил Сафа Йүҗеер
  • 2004-2005 Исмаил Хаккы Муса
  • 2005-2007 Кемал Демирҗелер
  • 2007-2009 Әхмәт Эзгин
  • 2009 октябреннән Әхмәт Тута
XS
SM
MD
LG