Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтне сорарга ярамый


2010 елда халык санын алуда һәркем үз милләтен санау кәгазендә үзе язарга тиеш. Әгәр теләсә...

Безнең халкыбыз нинди? Каян килгән? Тарихы нинди? Без дөньяда, Русиядә күпме? Бу сорауны бирүче – милли аңы үскән һәм үз милләтенә битараф булмаган кеше. Шуңа күрә, җанисәп вакытларында һәрвакыт шушы мәсьәлә милли җәмәгатьчелектә иң беренче планга куела.

2002 елда Русиядә татарны, башкортны, чуашны, урысны санадылар. Бәхәсләр дә булды. Кайбер бәхәсләр әле дә тынмаган. 2010 елда тагын җанисәп. Кем кайсы шәһәрдә яши, күпме, нинди һөнәр өясе, кемнең фатиры бар, кем эшсез, балалары ничә яшьтә – әнә шундый сораулар куелачак. Милләтләрнең санын, туган телне белү, дини карашларының да статистикасын да белербез дип өметләнәбез.

Ләкин декабрь башында Русия президенты Думадан үткән бер карарны имзалады. Бу федераль канун “Русиядә халык санын алу канунына үзгәрешләр кертү турында” дип атала. Үзгәрешләр хәтсез. Шулар арасында милләтне сорарга ярамый дигән үзгәреш тә бар.

Кайбер төбәкләрдә җанисәпкә әзерләнә башладылар, милли пропаганда көчәйде. Кайберәүләр тагы безне киметәләр, бүлгәлиләр ди. Бәлки бүлгәләрләр дә. Әнә шул хакта кайбер белгечләрнең дә фикерләрен халыкка җиткерәсе килә.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә Урал төбәгендә милли хәрәкәттә күптәннән катнашучы, Екатеринбурдагы Мәҗит Гафури җәмгыятенең җитәкчесе Сөбхәт Надиров һәм Омски милли хәрәкәтенең вәкиле, журналист Сания Мирхалиева да катнаша.

Кунаклар, сез бу хәбәрне Казанга килгәч белдегезме? Сез яшәгән төбәктә җанисәпкә әзерләнәләрме һәм ни булыр икән?

Сания Мирхалиева. Безнең шәһәрдә җанисәпкә әзерләнәләр, әлбәттә. Ләкин киң җәмәгатьчелеккә канун үзгәрүләр, яисә яңалыклар кертү турында бернинди хәбәр әйтелгәне юк. Мин бу турыда “Азатлык” радиосына килгәч кенә ишеттем.

Римзил Вәли.
Сания ханым, сез яшәгән Омски өлкәсендә күпме татар бар икән?

Сания Мирхалиева.
2002 елга кадәр өлкәдәге татарлар саны 54 мең чамасы дип саналган. 2002 елгы җанисәптән соң бездә 48 меңнән бераз гына артыграк исәпкә алынган. Саныбыз кимүгә бара.

Беренчедән, Татарстанга һәм башка татарлар күбрәк яшәгән якларга күчеп китү очраклары күбәйде. Икенчедән, катнаш никахлар бик күп. Аларның балалары үзләрен татар дип язмый.

Омскида татарлар 2,5% тәшкил иткәч аны татар иле дип әйтеп булмый. Бездә саф татар районнары бар. Өлкә күләмендә алганда, алар әлбәттә зур түгел. 66 татар авылы бар иде, ә бүген алар 60 калды. Бөтенләй юкка чыккан авыллар да бар. Мин килеп эшли башлаган вакыттагы авыллар хәзер юкка чыккан. Авыл урыны урман булып кала. Бер генә йорты да, бер генә электр баганасы да калмаган авыллар да бар.

Җанисәпкә килгәндә, татар авылларында яшәүчеләр “мин татар” дип язачак. Әгәр дә сорау булмаса, алар милләтне күрсәтүнең кирәклеген белмәскә дә мөмкин. Бөтен кеше дә анкетага татар дип язу кирәк икәнлеген белми. Анкетада нинди сорау бар, шуны язачак. Ә нәрсә язарга мөмкин, нәрсәне тагы өстәп язарга мөмкин, кешеләр ул турыда уйламаячаклар да. Шуңа күрә бу татарларның санын киметүгә китереп чыгаруы бик ихтимал.
Сания Мирхалиева


Римзил Вәли.
Димәк, күпмедер халык үзенең милләтен күрсәтмәячәк. Өйрәнүнең нәтиҗәсе рәсми түгел. Статистика юк дигән сүз.

Сания Мирхалиева. Статистика башка ягыннан була, ә милләт ягыннан түгел. Әгәр дә Русиядә сан ягыннан татар икенче урында тора икән, димәк ул бөек халык.

Римзил Вәли. Тагы сезне шаккатырыйм әле. Хәзер Русиядә татар теле икенче түгел. Россияда беренче булып рус теле санала, икенче тел – инглиз теле. Ә өченче тел, чыннан да, татар теле. Әлбәттә, тел соравы катлаулы.

Сания Мирхалиева. Татар теле икенче буламы, өченче буламы, Татарстанда ул зур әһәмияткә ия. Ә Себер якларына киткәндә, анда татарлар аз булгач, аны Русиядә икенче тел итеп беркем дә күтәрми.

Римзил Вәли. Бик күп еллар буе татар дип теләсә нинди җәмгыятьтә, теләсә нинди төбәктә, теләсә нинди чорда чыгыш ясаучы Сөбхат Надиров бездә хәзер сирәк була.

Сөбхәт Надиров. Сания ханым әйткән сүзләр белән минем фикерләремнең күбесе тәңгәл килә. Һәрбер төбәкнең үзенчәлекләре бар. Алар безнең кебек милләтпәрвәрләргә нык кагыла. Үткән сан алу вакытында Русиядә Миннац (Милләтләр министрлыгы) бар иде. Без аңа күп кенә хатлар юлладык. Безнең мәнфәгатьләребезне Свердловски төбәгендә башкарып булмый. Чөнки исәпкә күрә 250 мең тирәсе татар, 50 меңнән артык башкорт бар.

Ике милләт бер милләт булып яшәдек. Безнең кайгылар бер, җәмгыятебез дә “Татар һәм башкорт җәмгыяте” дип атала, аңа уртак шагыйребез Мәҗит Гафури исемен кушкан идек.

Шул вакытта мин Россия хакимиятенә хатлар юллаганда: “Без сезнең язганнар белән килешәбез, проблемалар бар, аларны хәл итәргә тырышырбыз”, дигән җавап килгән.

Әмма 2002 елдагы җанисәп вакытында миңа җибәрелгән рәсми хатта: “Шушы проблемаларны без Башкорт Дәүләт университетына куштык” дигән юллар булды. Башкорт галимнәре татарларда татарлар гына түгел, аларда мишәрләр дә, кырым татарлары да бар дигән нәтиҗә бирде.

Римзил Вәли.
Татарның кимүенең сәбәпләре: бүлгәләнү, ялгыш статистика җыю, бер кешене икенче милләт итеп язу һәм үрчемәү.

Әйдәгез, тагын бер гыйбәрәне искә алыйк. Бар ялган, ә бар статистика. Бүген безнең сөйләшүебез дөрес сан табу һәм аның ысуллары турында. Безнең хәбәрчебез Федераль статистиканың “Татарстанстат” бүлегенә барып, шул оешманың җитәкчесе белән сөйләшеп кайтты.

Наил Алан. “Татарстанстат” башлыгы Валерий Кандилов сүзләренчә, узган җанисәптә Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда милләтен күрсәтергә теләмәгәннәре бик аз булган.

Сөбхәт Надиров
2002 елгы җанисәптә бөтен Русия күләмендә 1,1 % халык үзенең милләтен күрсәтмәгән. Ә Татарстанны алганда, милләтен танырга теләмәүчеләр 0,3% булган.

Валерий Кандилов. Бу җанисәптә бер үк йортка берничә тапкыр бару мәшәкате булачак. Элек без ул гаилә әгъзасы авызыннан анда яшәүчеләрнең милләтен язып ала идек. Хәзер катлаулырак булачак шул. Бу Русиянең милли составын төгәлрәк ачыклар өчен эшләнә.

Римзил Вәли.
Каршыгызда “Российская газетаның” 2 декабрь саны ята. Анда Федераль канун бастырылган. Төзәтмә кертелгән.

Сания Мирхалиева. Минем төзәтмә турында ишеткәнем юк.

Римзил Вәли. Нинди нәтиҗәләргә китерер бу яңалык? Сөенергәме, көенергәме? Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикерен тыңлыйк.

Дамир Исхаков. Мин күптән түгел Уфага барып кайттым, анда бу турыда уйлыйлар гына түгел, хәтта эшли дә башлаганнар. Мин ишеттем, Башкортстанда башкортларның саны 45% тәшкил итә. Бу югары даирәләрдән чыккан сан. Әгәр дә аңа таянсак, ким дигәндә Башкортстанда татарлар тагын 180 мең кешене югалтырга мөмкиннәр.

Билгеле, киләсе җанисәптә яңалыклар да бар. Бик әһәмиятле яңалык канунда чагылдырылган. Моның яхшы яклары да бар, начар яклары да бар. Мин фальсификацияләр азаер дип уйлыйм.

Без Русиядә сан ягыннан икенче урынны алып торабыз. Халыкара кануннар нигезендә татарларның хокуклары зур. Әмма, безнең милләт вәкилләре шушы әйберне аңлап, алдагы исәпкә алу вакытында хәрәкәт итә алуларына минем ышанычым бик юк. Безнең икенче урын кыл өстендә эленеп тора. Сан ягыннан безне арттан куып йөрүчеләр бар. Әгәр дә без шул моментны кулдан ычкындырсак, икенче урынны югалтып, арткарак төшеп калабыз. Ул вакытта татар проблемасы да башкачарак куелачак.

Шуңа күрә, бу халыкны исәпкә алуның четерекле яклары шактый. Әмма мин күзәтеп киләм, безнең идарәче даирәләр дә, иҗтимагый оешмалары да, җыелып, берләшеп уртак фикерләр ясаганы юк. Минемчә, җитәкчеләр күбрәк сәясәткә батканнар.

Римзил Вәли. Менә шундый хәлләр. Дәүләт чиновнигы да, галим Дамир Исхаков та шулай ди. Хәзер уйлагыз, милләтне сорамау файдагамы, зыянгамы?

Яшермим, Башкортстанда яшәүче татарлар узган җанисәптә үзләренең санын киметүгә борчылып, кайсы санамаска кирәк дип әйтә, кайсы мондый санауларның нәтиҗәсен социаль планлаштыруга: мәктәпләр, балалар бакчалары төзүгә нигез итеп алмаска дип әйтә. Ә бәлки һәр урында үзебезнең милли оешма сорый да, үз исеменнән мәктәп директорына фәлән ата-аналар шундый класс тели дип гариза яза. Сөенүчеләр дә бар, аңламаучылар да бар, белмәүчеләр дә бар. Сез ниндиләрдән?

Сөбхәт Надиров. Алар санап алалар, дөресен беләләр, ә чын санны киметеп күрсәтәчәкләр.

Римзил Вәли. Нигә кирәк икән ул?

Сөбхәт Надиров. Рус милләтен күбрәк күрсәтер өчен. Татарлар кимегән, беткән. Менә сезнең халык шулай гына, сезгә бюджеттан акча шулай гына диячәкләр.
Дамир Исхаков


Римзил Вәли. Шундый куркынычлар элек тә булган бит. XVIII-XIX, XX гасыр башында хәтта рәсми хөкүмәт карарлары да булган. Мәсәлән, берсе: “Об убавлении татар” дип атала. Безнең халык аңа күнеккән бит. Үзенчә яши дә куя. XX гасыр башында мәктәпләр, театрлар корган.

Сөбхәт Надиров. Конституция буенча бөтен милләтләр дә бертигез дип санала. Шулай да, чукындыру сәясәте, юк итү сәясәте барган.

Римзил Вәли. Хәтерлисезме, 2002 елда җанисәп башлангач халыкка туган тел турында сорау бирелмәде. Телевидение репортажы вакытында Путиннан гына: “Сезнең туган телегез нинди?” дип сорадылар. Шуннан соң гына бу сорауны халыкка да бирә башладылар. Бу четерекле, катлаулы тема.

Сания Мирхалиева. Дөрес санны барыбер халыкка җиткермәячәкләр. Һәрбер төбәктә дөрес сан була. Ләкин һәрбер илнең, төбәкнең үз сәясәте бар. Әгәр дә төбәктә татар телен мәктәпләргә кертмиләр икән, без бит белмибез, мондый күрсәтмә биреләме, әллә юкмы. Ә нигә соң мәктәпләрдә татар телен бетереп киләләр? Нигә аны факультатив рәвешкә төшеп калдыралар? Аны беркем дә әйтә алмый.

Римзил Вәли. Сез яшәгән Омски өлкәсендә сезнең авылыгызда беренче сыйныфта ничә бала бар?

Сания Мирхалиева. Хәзерге көндә беренче сыйныфтагы балалар санын әйтә алмыйм. Кайбер мәктәпләрдә ике бала белән дә мәктәпне саклыйлар.

Римзил Вәли. Ата-аналар үзенең авылында ничә бала бар икәнен белә. Моңа нинди перепись кирәк? Ничек моны алдыйсың? Я бала бар, я ул юк. Димәк, зур глобаль җанисәпне бер авылдагы проблеманы хәл итәр өчен куллану дөрес түгелдер.

Сания Мирхалиева. Алар бер авылны алмыйлар, алар гомум алалар. Мәсәлән, Омски өлкәсендә шуның кадәр татар яши һәм шушы яшьтәге балалар бар. Ә ул баланы җанисәпкә алганда, татармы ул, юкмы ничек язарлар? Анысын мин әйтә алмыйм. Шуңа күрә, әгәр дә җанисәптә туган телне язмыйлар икән, ышанмау бар.

Римзил Вәли. Ләкин әле дәлилләр һәм белү җитми. Бу турыда сорашсалар, сез нәрсәдән эшне башлыйсыз?

Сөбхәт Надиров. Өлкә, район буенча күпме бала бар, күпме бала мәктәпкә барачак – бу мәсьәләләрне без беренче җыелышта күтәрәчәкбез. Киләчәк сан алуга үзебезне саклау буенча эш башларга кирәк.

Сания Мирхалиева. Безнең өлкәдә татарлар өчен “Татар дөньясы” дигән газета чыга. Мин уйлыйм, шунда җанисәпкә багышланган мәкалә биреп, аны рус телендә язсак, укучылар күбрәк булыр. Иң беренче үзебезнең җирле газетада аңлатманы кертергә кирәк. Ә өлкә газеталарында андый мәкаләне бастырырлармы, юкмы, анысын белмим.

Римзил Вәли. Бу мәсьәләнең иң хикмәтле ягы – үз кулың белән милләтне тутырыргамы? Әллә үз хокукың белән файдаланып, яшерергәме?

Сания Мирхалиева. Мин татар дигән графаны тутырырга кирәк дим. Әгәр дә мин аны тутырмыйм икән, бәлки мине рус дип язарлар.

XS
SM
MD
LG