Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран яңа ракеталарын сыный


Иран Израиль белән бергә Якын Көнчыгыштагы күп кенә илгә һөҗүм итә алачак еракара Сиҗил-2 ракеталарын уңышлы гына сынавын игълан итте. Сиҗил ракеталарының ни кадәр еракка һөҗүм итә алачагы мәгълүм булмаса да, аның 2 мең чакрым ераклыкка бара алачагы турында фаразлар ишетелде. Бу аның төбәктәге бик күп илгә һөҗүм итә алачагын аңлата.

Иран Дәүләт ТВ каналы, каты ягулык белән эшләгән кыйтгаара ракетаның иң соңгы модельнең сыналуын белдерде.

Моннан элекке Шаһап-2 ракеталарының 2 мең чакрым ераклыкка һөҗүм итә алуы мәгълүм иде.
XS
SM
MD
LG