Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Европа берлегенә әгъзалык өчен мөрәҗәгать итәчәк


Сербия Европа Берлегенә әгъза булу өчен бу атна рәсми буларак мөрәҗәгать ясаячак. Европа Берлегенә җитәкчелек иткән ил Швециянең тышкы эшләр министрлыгы интернет сәхифәсендә, Сербия башлыгы Борис Тадичнең берлеккә әгъзалык өчен сишәмбедә
Стокһолмгә килеп мөрәҗәгать итәчәге язылган.

Ләкин кайбер сәясәт белгечләре Берлеккә тапшырылган бу мөрәҗәгатьнең символик бер мәгънәгә ия булуы, Сербияне Берлеккә тулы әгъза булуы өчен алда еллар буе дәвам итә алачак процесның көтүен әйтә.

Сербиянең Берлеккә әгъзалык процессы, БМО сугыш мәхкәмәсе тарафыннан эзләнгән элекке боснияле серб генераль Ратко Младич кулга алынмау сәбәпле туктап калган иде.


Виза проблемасы


Шул ук вакытта Европа Берлеге, 3 балкан иле Сербия, Черногория һәм Македония ватандашларына виза режимын гамәлдән чыгарды. Бу карар белән хәзер Сербия ватандашлары Шеңген зонасына кергән илләргә визасыз буларак сәяхәт итә алачаклар.

Ләкин Европа берлегенең бу адымы Косовoда зур ризасызлык тудыра.


Илнең "Сөйлә!" дип аталган оешмасы һәм Балкан тәракыят институты әгъзалары Берлекне Косовоны чикләүдә гаепләп протест чаралары оештырды.

XS
SM
MD
LG