Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шувалов Казанда Универсиада корылмаларын ача


Дүшәмбе Татарстан җитәкчелеге Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шуваловка Универсиадага төзелгән 6 спорт корылмасын тәкъдим итте.

Әлеге тантана “Ак Барс” көрәш сараенда узды. Башка мондый чаралардан аерылмалы буларак, биредә түрәләргә 6 корылмадан да видео-трансляция күрсәтелде. Зур экраннар аша алар кайсы корылмада ни барганын күзәтә алды.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Русия вице-премьеры Игорь Шувалов сәламләү сүзләрен әйткәннән соң, шартлы төймәгә басып берьюлы 6 бинаны ачты. Бу “Ватан”, “Триумф”, “Форвард”, “Итиль”, “Ак Бүре”, “Тулпар” спорт сарае.

Әлеге чара кысаларында Татарстанда 2009 елда узган спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына нәтиҗә дә ясалды.

Игорь Шувалов сүзләренчә, Татарстанда узган бу проект бик уңышлы. “Без Русияне спорт иленә әверелдерергә тиеш. Һәр ел спорт елы булырга тиеш. Шул вакытта гына халыкара мәйданда уңышка ирешә алачакбыз”, - ди ул.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев фикеренчә, һәркем үзендә спортка мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

“Без Универсиаданы каршылау маршына атлап барабыз. Үзебез төзибез, үзебез кулланабыз, спортта үрләр яулыйбыз. Алга таба да шул рәвешле эшләргә кирәк һәм моны без булдырабыз!» - ди Шәймиев.

Билгеле булганча быел республика башкаласында Универсиадага дип төзелгән 10 спорт корылмасы ачылды.
XS
SM
MD
LG