Пакстанда Карачида шиги мөселманнарның йөреше вакытында булган шартлау аркасында кимендә 25 кеше һәлак булды. Эчке эшләр министры Рәхман Малик интихарчы бомбасын Гашура бәйрәменә багышланган чаралар вакытында шартлаткан, диде.
Кимендә 20 кеше яраланган. Пакстан хакимиятләре иминлекне саклар өчен йөзләрчә полиция хезмәткәрен урамга чыгарган иде.
Элегрәк Гашура бәйрәме вакытында бер кеше үзен Кашмирда шигиларның иң зур мәчете янында шартлаткан иде. Ул вакытта 7 кеше һәлак булды.