Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пәйгәмбәр карикатураларын ясаган рәссамга һөҗүм булды


Мөхәммәд пәйгәмбәргә карикатур рәсемнәр ясаган Дания рәссамы Курт Вестергаард аңа булган һөҗүмнән зыян күрмәде. Аның өенә һөҗүм итән кеше яраланган, дип хәбәр ителә.

Җомга кичен пычак һәм балта белән коралланган кеше рәссам өенә керергә тели. Хуҗаның чакыруы белән килеп җиктән полиция аңа аткан һәм аягына, кулына тидергән булган. Һөҗүм итүче - "әл-Каидә" террор төркеме белән бәйле булган Сомали кешесе дип хәбәр ителә.

Ул әлегә хастахәнәгә салынган, соңыннан аңа үтерергә омтылу гаепләве белдерелер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG