Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлистән Мәскәүгә беренче очкыч сәфәре башланды


2008 елның август аенда чыккан низаг һәм аннан элек шпион гаепләүләре сәбәпле, туктап калган Мәскәү-Тифлис сәфәре яңадан эшли башлады. Грузия һава юллары ширкәте Аирзена өч елдан соң беренче очкыч сәфәрен башлады.

Аирзена һава ширкәте башлыгы Тамаз Гаяшвили сәфәр башлар алдыннан ясаган чыгышында, Русия белән сөйләшүләрнең дәвам итүен, кыска вакыт эчендә үз җаенда эшлиячәген әйтте.

Аирзена һава юлларының гыйнвар аенда 5-6 сәфәр тагын оештырыр дип көтелә. Бу сәфәрләр өчен билетләр хәзердән үк сатылып беткән.

Шул ук вакытта сугыш вакытында ябылган машина юлын тоташтыру мәсьәләсендә тырышлыклар дәвам итә. Грузия тышкы эшләр министры ясаган белдерүдә, Абхазия һәм Көньяк Осетиядән кала Русияга турыдан барган Казбәк-Югары Ларс төбәге чик буеның 1 марттан эшли башлаячагы турында әйтте.

Тифлис Көньяк Осетия һәм Абхазия төбәкләренең бәйсезлеген таныган Русия белән дипломатик бәйләнешләрне тәмам үзгән иде. Элекке советләр берлеге илләрен үз эченә алган БДБ оешмасыннан да аерылып чыккан Тифлис, Мәскәү белән булган мөнәсәбәтләрен Швецерия илчелеге аша гына дәвам иттерә.
XS
SM
MD
LG