Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда британ журналисты үлгән


Sunday Mirror газетасы хәбәрчесе Руперт Хэймер утырган Американ диңгез гаскәре машинасы Әфганстанның көньягындагы Һилменд вилаятендә минада шартлаган.

Британия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, шартлауда тагын 2 кеше үлгән – американ һәм әфган хәрбие. Sunday Mirrir фотохәбәрчесе Филип Кобурн каты яраланган.

Британия премьер-министры Гордон Браун журналист үлеменә зур борчылу белдерде.
XS
SM
MD
LG