Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара күзәтүчеләр Украина сайлавына әзер


Киев – Якшәмбе Украинада үтәчәк президент сайлау алдыннан, халыкара күзәтүчеләр тавыш бирүне бар ил буйлап күзәтәчәген хәбәр итә.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкиле Йенс-Һаген Эшенбахер сүзләренчә, оешманың 600ләп күзәтүчесе инде эшкә керешкән, алардан тыш тагын берничә мең чит ил күзәтүчесе бар.

Фикер белешүләргә күрә, төп көрәш хәзерге һәм элекке премьер-министр, Юлия Тимошенко белән Виктор Янукович арасында барачак. Ләкин аларның берсе дә беренче турда җиңү өчен җитәрлек тавыш җыя алмаячак, дип фаразлана.

Биш ел элек, Әфлисун инкыйлабы вакытында Януковичны җиңгән, хәзерге президент Виктор Ющенко бу юлы икенче турга да үтә алмаячак, дип көтелә.

Тимошенко да, Янукович та, җиңгән очракта Русия белән араларны җайларга вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG