Accessibility links

Кайнар хәбәр

Жириновский: Мәскәү Таулы Карабахның бәйсезлеген танырга мөмкин


ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский Мәскәү Таулы Карабахның бәйсезлеген танырга мөмкинлеген әйтте. Русиянең Азәрбайҗандагы илчелеге Жириновский белдерүеннән соң, Русия тышкы эшләр министрлыгына протест хаты юллады.

Русия Дәүләт Думасы депутаты Жириновский Латвиянең Neatkarigas Rita Avize газетасына биргән әңгәмәсендә: “Карабах үзенең бәйсезлеген игълан итсә, Русия аны танырга тиеш”, дип белдерде.

Әлеге белдерүдән соң, Мәскәүдәге Азәрбайҗан илчелеге: “Вице-спикерның сүзләрендә әрмән хәрбиләре белән басып алынган Азәрбайҗан җирләрен тануга чакыру ята” дип протест хаты белән чыкты.

Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Эльхан Полухов сүзләренчә, тышкы эшләр министрлыгына җибәрелгән хатта Русия парламенты вице-спикерының мондый чакырулар ясавына каршылык белдерелә һәм бу һич кенә дә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең рухына туры килмәве ассызыклана.

Әйтергә кирәк, бу Русиянең билгеле кешеләре белдерүләре белән бәйле беренче дипломатик каршылык түгел. Элегрәк Азәрбайҗанның дин оешмалары белән эшләү дәүләт комитеты рәисе Һидаят Оруджов Бакы епархиясеннән аңлатма бирүне таләп итте.

Ул чакта Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге башлыгы урынбасары Филипп атакай Әрмәнстанда Мәскәү патриархатының 3 чиркәве эшли дип белдерде: берсе-Ереванда, икенчесе – Гюмри Русия хәрби ныгытмасында һәм өченчесе – Таулы Карабахта.

Азәрбайҗан Таулы Карабахны үзенең җире дип санау сәбәпле, алар атакай сүзләренә ризасызлык белдерде.

90нче елларда Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан арасында шушы Таулы Карабах төбәге өчен кораллы низаг булган иде. Ул чакта меңләгән кеше үлде һәм 1 миллионнан артыгы качак булды.

Бәхәсне чишүне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Минск төркеме үз өстенә алган иде. Азәйрбайҗан үз җир бөтенлеге саклануын таләп итә.
XS
SM
MD
LG