Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан Һиндстанны кара пропаганда алып баруда гаепли


Пакстан тышкы эшләр министрлыгы Һиндстанның Пакстанга каршы чаралар алып баруын әйтте. Министрлык Һиндстан бу адымы белән "солых процессына" тискәре юнәлештә югынты ясый, диде.

Пакстан тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Габдул Басит, Һиндстанның Пакстанга каршы "кара пропаганда" чаралары алып баруын әйтте. Сүзче Һиндстанның Исламабадны гаепли торган гадәте дәвам иткән очракта, Көньяк Азияда беркайчан да тотрыклык урнашмыячак дип кисәтте.

Һндстанга җавап итеп бер ТВ каналында чыгыш ясаган Баси: "Һиндстан террорчылык турында башта үз хисабына карасын һәм Пакстандагы террор оешмаларын асрауны туктатсын", диде.
XS
SM
MD
LG