Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанда "Кара гыйнвар" вакыйгаларына 20 ел тулды


Бүген Азәрбайҗан халкы Совет хәрбиләренең бәйсезлек хәрәкәтен бастыру максатында башкала Бакыга керүенең 20 еллыгын искә ала. Хәрби чаралар вакытында 130дан артык кеше һәлак булган иде.

Бу көнне Совет хакимияте коммунист режимын коткару һәм оппозицияне бастыру өчен Бакыга 26 мең совет хәрбие җибәргән иде. Хәрбиләрнең урам чаралары вакытында халыкка каршы ут ачуы белән кабынган каршылыкта 130дан артык кеше һәлак булды.

Совет хәрбиләренең чаралар вакытында халыкны көч белән таратуы, хәтта Мәскәүдәге кайбер дәүләт җитәкчеләре тарафыннан каты тәнкыйтьләнгән иде. Совет армиясенең Бакыдагы әлеге хәрби чарасы артабан Советлар берлегенең җимерелүнә китерде.

Күп кенә азәри өчен бу тарих илдә драматик үзгәрешләр башланган караңгы ай буларак искә калды.

1990 елның беренче ае шул ук вакытта азәриләр өчен бәрелешләр белән чуарланган бәйсезлек хәрәкәтендә иң мөһим вакыйга булды.

Советләр берлеге үз эчендә җимерелә башлаганда, Кавказ илләре бер-бер артлы Мәскәү хакимиятеннән аерыла башлады.

Әрмән-азәриләр арасында озак вакыттан бирле дәвам иткән Таулы Карабах низагы нәкъ бу вакытта башланган иде.

Әрмәннәр белән азәриләр арасында кабынган сугыш нәкъ 4 ел дәвам итте. Таулы Карабах мәсьәләсе әле чишелеш тапмады.

Совет хәрбиләре Бакыга Азәрбайҗанда башланган милли хәрәкәтне бастыру максатында җибәрелгән иде. Ләкин Советларның бу планы гамәлгә ашмады, киресенчә аны таркалуга китерде.

Бакыда атышлар ишетелү белән урамга чыгу тыелды. Бакыдагы хәрби оккупация вакытында 137 кеше һәлак булды, 600дән артык кеше яраланды.

Азәрбайҗан бәйсезлеген игълан иткәннән соң, бу ил өчен шәһит киткән кешеләрне искә алу көне 20 гыйнвар буларак билгеләнде. Бу көн шул ук вакытта Азәрбайҗанда рәсми ял көне.
XS
SM
MD
LG