Accessibility links

Франциядә пәрәнҗә киюне чикләргә тәкъдим итәләр


Франциянең парламент комиссиясе йөзне каплый торган ислам киемнәренә өлешчә чикләүләр кертергә тәкъдим итә.

Бүген басылган хисапта әйтелгәнчә, депутатлар дәүләт оешмаларында, мәктәп, хастаханәләрдә һәм транспортта йөзне каплаган мөселманча киемнәрне тыярга чакыра.

Парламент хисабында, никабны кию республика кыйммәтләренә каршы килә һәм кабул ителмәслек хәл, дип әйтелә.

Әмма, шул ук вакытта, парламент йөзне каплый торган киемнән урамда йорүне һәм җәмәгать урыннарында күренүне тыймады.

Шулай ук, радикаль карашларның билгеләрен күрсәтүче кешенең яшәү рөхсәтен һәм ватандашлыгын гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG