Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булачак президент акча саный


Татар җәмәгатьчелеге һаман да республикада көтелгән үзгәрешләр турында фикер алыша, кайберләре инде булачак президент тирәсендә күбрәк әйләнә башлады, ә Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы берни булмагандай үз эшен дәвам итә: элекке кебек үк Татарстан акчасын саный, ә ул һаман кими бара...

Татарстанда президент алмаша дигән хәбәр, татар җәмәгатьчелегенең, сәяси элитаның уй-фикерләрен, көткән өметләрен сындырып, башка якка борып җибәрде. Әле дә күпләр бу хәбәрләрдән тынычлана алмый. Хакимияттә дә кайберәүләр инде урыннар бүлешә, киләчәген уйлый дигән сүзләр бар.

Аның каравы, булачак президент Рөстәм Миңнехановның исә бу хәлләргә әллә ни исе китми. Элекке кебек ул Татарстан акчасын санавын дәвам итә. Чәршәмбе премьер-министр Давостагы Дөнья икътисади форумына китте. Биредә ул Татарстаннан барган төркемне җитәкли.

Әмма бу сәфәренә кадәр, сишәмбе узган финанс министрлыгы җыелышында, Миңнеханов 2010 елда Татарстан икътисадын ни көткәне турында сөйләде.

УФНС чаң кага

Федераль салым хезмәте идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, узган елны Татарстан ширкәтләреннән килгән салым 15 миллиард сумга кимегән. Җитәкчелекне халык керемнәренең дә кимүе борчый. Алардан килгән салым исә, 1,6 миллиардка кимегән.

36,6. Тик градус түгел, миллиард

Финанс министры Радик Гыйзәттулин сүзләренчә, Татарстан бюджеты мөшкел хәлдә. Аның сүзләренчә, узган ел бюджетка 140 миллиард сум кертелгән. Бу 2008 ел белән чагыштырганда 23 миллиардка кимрәк. Әмма җитәкчелекне борчыганы шул – булган керемнәрнең дә өчтән бер өлеше диярлек федераль үзәк хисабына күчкән. Димәк, Татарстан муеннан бурычка баткан. Республика бюджетының бурычы 36,6 миллиард дип исәпләнә. Бу тән температурасы булган очракта куанасы гына иде дә бит, әмма биредә сүз миллиардлар турында бара.

Татарстанның үзе эшләгән керемнәрнең яртысыннан күбрәге бурыч каплауга китеп бара. Өстәвенә күп кенә муниципаль берәмлекләр дә үз көннәрен үзләре кайгыртырга сәләтле түгел. Алай гына да түгел, бурычлары көннән-көн артып тору сәбәпле, алар Татарстан хөкүмәтеннән ярдәмгә өметләнә. Финанс министры Радик Гыйззәтуллин исә: “Үз хәлебез хәл, бурычларыбыз җитәрлек, муниципаль берәмлекләргә ярдәм итә алмыйбыз”, ди.

“Бурычка алулар булырга тиеш түгел”

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та: “Башка бернинди бурычка алулар булырга тиеш түгел”, ди. Аныңча республика үзе баштан бурычка батканда, районнарга булышу турында сүз бара алмый.

Федераль казначылык идарәсенең Татарстан бүлеген җитәкләүче Марат Зарипов исә, акчаларның булмаганлыгын һәм кайчан булачагының билгеле түгеллеген әйтә.

Русия финанс министры урынбасары Антон Силуанов татарстаннарны тынычландырырга тырышып, якын арада бюджет оешмаларын үзгәртеп кору проекты гамәлгә ашырылачак, диде. Бу проект нигезендә бюджет оешмалары автоном идарәләр кебек үк хезмәт күрсәтү базарына чыгачак. Шул вакытта бюджет оешмаларына акчалар чыгымнарга карап түгел, ә башкарылган эшнең сыйфатына карап түләнеләчәк. Тик Татарстан икътисадчылары әлеге проектка ышанып бетми.
XS
SM
MD
LG