Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан һәм Татарстан халыклары мәҗлесләре килешү имзалады


Сишәмбе көнне Астанада Казакъстан һәм Татарстан халыклары ассамблеялары арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды. Аның нигезендә ике оешма арасында мәдәниять, мәгариф, фән өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару, милләт ара килешү юнәлешендә эш итү каралган.

Чарада Татарстан Халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Сагыйт Җаксыбаев, Казакъстан Мәҗлесе депутатлары, Татар-башкорт милли мәдәни үзәкләр Берләшмәсенең президенты Тәүфик Кәримов һәм аның урынбасары Рафаил Аблаков, Астана милли мәдәни үзәге башлыгы Рафик Вәлиев катнашты.

Килешү кысаларында Астанада Татарстанның "Яңа гасыр" иярчен каналының җирле үзәген ачу каралган, Казакъстан мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы "Ак барс" газетасына финанслар бүлеп бирергә тиеш. Шулай ук Казан һәм Астана арасында туры очышлар башлау турында да сүз бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG