Accessibility links

Барак Обама беренче юлламаcын тәкъдим итте


АКШ президенты илдәге вәзгыять турында беренче юлламасын тәкъдим итте. Нотыкта күп урын илнең икътисадына бирелгән иде, дип хәбәр ителә.

Чәршәмбе көнне Конгрессның ике пулаты алдында чыгыш ясаганда, Обама икътисадны оптимальләштерү, 10% җиткән эшсезлек дәрәҗәсен төшерү кирәклеге, сәламәтлек саклау реформасының мөһимлеге турында белдерде.

АКШ тышкы сәясәте турында әйткәндә Барак Обама американ гаскәрләренең август аенда Гыйрактан китүе һәм Русия белән стратегик кораллар килешүенең әзерләнеп бетүе турында әйтте.

Обама фикеренчә, Иран һәм КНДР атом программаларына карата дөнья илләренең таләпләрен санга сукмаса, халыкара изоляциядә калырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG