Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә документ эшләре өчен түләүләр артты


Бүген Русиядә дәүләт салым кодексына кертелгән төзәмтәләр көченә керә. Ягъни бүгеннән башлап, дәүләт оешмаларында башкарылган документ эше өчен алына торган түләүләр 2-3 тапкырга арта. Кайберләре дистә тапкырга күтәрелгән.

Русиянең эчке паспортын ясату өчен пошлина 150 сумнан 500сумга кадәр күтәрелде, электрон чип кертелгән чит ил паспортын алу өчен элекке 1 мең сум урынына 2,5 мең түләргә туры киләчәк.

Машина йөртүчесенең таныклыгын алыштыру 100 сумннан 1000 сумга кадәр кыйммәтләнде.
XS
SM
MD
LG